Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотиклар үлемгә илтә

Наркоманлыкны җәмгыятебез тәнендәге яман шешкә тиңлиләр. Кешелеккә һәлакәт белән янаган бу чир турында көндәлек мәшәкатьләр белән онытып җибәрәбез. Адәм баласы яхшыга да, куркынычның янәшәдә генә булуына да күнегә бит. Ә менә наркоманлыкны кисәтү, наркотик матдәләрне кулланучыларны ачыклау һәм аларга бу баткаклыктан чыгарга ярдәм итү белән һәрдаим шөгыльләнүчеләр бар. Сезгә шуларның...

-Рөстәм Миннәхмәтович, хәзерге көндә наркотикларның нинди төре кулланышта?
-Элгәре героинга, морфинга "утырган" наркоманнарга бу наркотикларны юнәтү бик кыенлашты, чөнки алар белән тәэмин итү каналлары наркополицейскийларның тырышлыгы белән ябыла тора. Әмма наркодилерлар "йоклап ятмый": миңгерәткеч агуларны тәмәке катнашмалары, ванналарны юу, үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәртү чаралары сыйфатында тәкъдим итәләр. Бу эштә аларга хәйлә ярдәмгә килә: наркотикка якын матдәнең химик төзелешен бераз үзгәртүгә ул инде башка исем ала һәм тыелган матдәләр исемлегенә керми. Аны тикшерү һәм әлеге исемлеккә кертү өчен ике айга якын вакыт таләп ителә. Аңарчы бу куркыныч наркотикны бик күпләр кулланырга өлгерә, ә яшерен химиклар кесәләрен калынайта торалар. Бер ай эчендә наркотикларның егермеләп төре чыгып торуы билгеле.
-Кукмарада бу уңайдан хәлләр ничек?
-Районга наркотикларны кертү юллары ябылды. Шунлыктан, бөтен Россиядәге кебек үк, наркотик матдәләрнең өй шартларында, составында кодеин булган препаратлардан әзерләнүе мәгълүм булды. Әлеге дарулар аптекаларда моңарчы ирекле сатылды. Үткән елның көзендә Татарстанда аларны рецептсыз җибәрү тыелгач, наркотиклар белән мавыгучылар күрше Вятка Аланы шәһәренә барып алуга күчтеләр. Дарулардан ясалып, тропиканит, "Крокодил" дип йөртелгән дезоморфинлы наркотиклар организм өчен аеруча куркыныч. Алар кешене берничә атна эчендә "ашап", "яндырып" бетерә. Бу химик катнашманы кулланган наркоман бер айдан танымаслык хәлгә килә, гомере киселергә дә күп калмый. Бик азлар гына бер ел ярым яшәргә мөмкин. 1 июньнән кодеинлы препаратларны Россиядә дә рецептсыз сату тыелды. Әмма яңа төр наркотиклар пәйда булмас, дип өметләнү ялгыш булыр иде.
-Райондашларыбызга нинди теләкләрегез бар?
-Наркотик сатучылар, гадәттә, җәмгыятебезнең самими катлавын тәшкил иткән балаларны, бернинди шөгыле булмаган яшьләрне искәреп, үз ятьмәләренә эләктерү ягын карыйлар. Шуңа күрә ата-аналарга балаларына карата бик игътибарлы булырга кирәк. Наркотикларның үлемгә илтүе турында аңлатып тору зыян итмәс. Балада нинди дә булса үзгәрешләрне сизү белән, бәлане булдырмый калу өчен, ашыгыч рәвештә белгечләргә мөрәҗәгать итү зарур.
Шунысы сөенечле, элек наркоман буларак исәптә торган 30-40 яшьлек райондашларыбыз бу яман гадәтләреннән ваз кичәләр. Зур хата кылганнарын аңлап тәүбә иткән, дөньяга карашлары формалашкан кешеләр бу. Булдырмый калырга иде дә мондый ялгышларны...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk