Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музей экспонатларга баеды

18 май - Бөтендөнья музейлар көне уңаеннан, "Хезмәт даны" газетасында Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее "Бүләк итү акциясе" игълан итә дигән белдерү бирелгән иде. Акция 1 майдан 31нә кадәр дәвам итте, нәтиҗәләре дә шактый сөенечле булды. Районыбыз халкы туган ягы тарихына битараф түгел икән.

Акция барышында иң актив катнашучылар пенсионерлар булса, урта яшьтәгеләр һәм яшь буын вәкилләре дә алардан калышырга теләмәделәр.
Кукмара А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей укытучысы М.М.Пономарева, И.Г. Һадиев, Р.Ф.Марданов, И.И.Ибятов, А.Ф.Шакирова, районның Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын күзәтчелеге Идарәсе, С.Х.Зәйнуллина, Л.А.Дәүләтшина, Р.Т.Зәйнуллин, Г.Ф. Башаров һ.б.ларның бүләкләре аеруча кадерле.
Һәр музейның төп эше - җыю, саклау һәм күрсәтү. Шуңа да һәркем бу зур һәм нәтиҗәле эшкә - киләчәк буыннарга тарихыбызны саклап калу эшенә үзенең кечкенә генә өлешен кертә ала. "Бүләк итү" акциясе нәтиҗәсендә безнең музей фондлары узган гасырның яңа, кызыклы экспонатлары белән баетылды. Алар арасында хуҗалык һәм көнкүреш кирәк-яраклары да, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре дә (әбиләребезнең чиккән сөлгеләре, яулык-шәлләр һ.б.), хәтта Бөек Ватан сугышы солдатларының һәм янгын сүндерүчеләрнең формалы киемнәре дә бар иде.
Барлык бүләк итүчеләргә дә бушлай музей залларында йөреп, коллекцияләребез белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее акциядә актив катнашучыларга үзенең рәхмәтен белдерә. Экспонатлар җыюга юнәлгән безнең бердәм эшебез борынгыдан Кукмара җирләрендә яшәгән халыклар мәдәниятен яңартуга һәм саклауга уңайлы шартлар тудыра һәм музей фондларына күпсанлы экспонатлар җәлеп итү мәсьәләсе дә уңай хәл ителә.
Алга таба да сезнең музей тормышында актив катнашуыгыз безнең тарихи һәм мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанып, сезне көтеп калабыз. Музеебызга рәхим итегез!
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X