Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матур гаилә

25 майда Тырыш авылында 60 ел бергә матур яшәүче пар - Рәуия Гыймай кызы белән Мулланур Сибгатулла улы Төхбәтуллиннар гаилә бәйрәмнәрен - бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Рәуия апа Уразай авылында 1932 елны туа, ә Мулланур абый Чишмәбаш авылында 1928 елны дөньяга аваз сала. Ике яшь йөрәк табыша һәм әлеге пар 1952 елның 23 маенда никахлашып, бергә яши башлыйлар, бер-бер артлы алты бала туа: бүгенге көндә аларның бишесе исән. Хуҗабикә гомер буе шәл бәйләсә, хуҗа кеше итек баскан, балта остасы булган, авыл мәчетенә манаралар ясаган, йортлар салган. Икесе дә ислам динен тоталар. Төп йортта төпчек уллары Райнур белән киленнәре Рузилә тәрбиясендә матур итеп яшиләр.
Бу көнне зур йортта, мул табын артында барлык балалары, килен-кияүләре, оныклары җыелып, әти-әниләрен тәбрикләделәр. Район ЗАГСы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова: "Һәр жәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы", - дип Төхбәтуллиннар гаиләсенә истәлек бүләге тапшырды.
Җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев та әлеге парга изге теләкләрен ирештерде. Балалар да җылы сүзләрен әти-әниләренә җиткерделәр.
Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су, искән җилләр кебек тиз генә үтеп тә китә. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да әти-әнине олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.
Тырыш авылында яшәүче Төхбәтуллиннар - шуның матур үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X