Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кул кушырып утырмыйбыз

"Мех фабрикасының гөрләп эшләгән вакытлары бар иде. Әллә хәзер ябылдымы ул? Соңгы вакытларда аның эшчәнлеге турында берни дә ишетелми", - дип редакциягә телефон аша мөрәҗәгать итте бер газета укучыбыз. Ә без бу сорауны үз чиратыбызда фабриканың генераль директоры Фәнил Фәләхи улы Бәдыгиевка бирдек.

-Оборона министрлыгы коралларны гына түгел, гаскәрләр санын да кыскартуга керешкәч, фабрикада җитештерелгән, элек бик популяр булган мех пәлтәләренә ихтыяҗ кимеде. Заказлар аз булгач, коллективның сафлары сирәгәйде. Фабрика инде байтактан тулы куәтенә эшләми. Бушап калган биналарыбыз да бар. Әмма кул кушырып утырмыйбыз. Бүгенге көндә тимер юлда эшләүчеләрнең заказларын үтәп, киемнәр, эш бияләйләре тегәбез. Алдагы көннәрдә хәрбиләр өчен яңа төр киемнәр тегү эшенә керешергә исәпләп торабыз.
Фабрика банкрот түгел, бернинди милеккә дә арест салынмаган. Аякта нык басып торабыз дип әйтергә иртәрәк булса да, киләчәгебез өметсез дә түгел. Ленин урамындагы 71нче йорттагы фатирларны индивидуаль җылыту системасына күчереп матавыкланабыз. Элек якын-тирәдәге йорт-оешмаларны җылылык белән тәэмин итеп килгән котельныебызның куәте артып кала башлады, поселокта яңа төр котельныйлар кору процессы бара бит. Без дә фабрикага яңа төр газ котеллары алып кайттык, шуларны монтажлыйбыз. Моңа кадәр аена 200000 кубометрга кадәр газ яккан булсак, яңасын коргач, ихтыяҗ өч-дүрт мәртәбә кимиячәк. Администрация бинасының беренче катында балалар бакчасы урнаштыру уе да бар. Биналар буш тормасын дип, җылы гаражларны теләгән оешмаларга, шәхси кешеләргә арендага бирдек.
Биналарыбыз - бар, энергия ресурслары - җитәрлек, су - үзебезнеке. Кайчандыр тире эшкәртү цехларына тәгаенләп корылган биналарда полиэтилен торбалар чыгару эшен җайга салырга йөрибез. Иң мөһиме - инвесторлар табылды, бездәге шартлардан алар бик канәгать булуларын белдерделәр. Шулай ук полиэтилен капчыклар җитештерә башлау нияте дә бар.
Кыскасы, тегү эшен читкә этәрмичә, яңа төр продукцияләр дә җитештерергә исәп. Тик менә кадрлар җитмәү үзен сиздерә башлады, энергетика, газ хуҗалыгы, тегү эше буенча белгечләргә, гади эшчеләргә кытлык сизелә. Эштән курыкмаганнарны без үзебездә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X