Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар печәнгә төште

Шәһәр халкы әйтүенчә, ит-сөт белән "бушка тәэмин ителгән" авыл кешесенең җәе терлегенә печән хәстәрләп үтә. Милли бәйрәмнәрдән соң алар тагын шушы авыр, мәшәкатьле эшкә керешәчәк. Күмәк хуҗалыкларга, агрофирмаларга да 15-20 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышын җыеп алырга кирәк - бу атнада "Дружба" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә алар алдына...

Шәһәр халкы әйтүенчә, ит-сөт белән "бушка тәэмин ителгән" авыл кешесенең җәе терлегенә печән хәстәрләп үтә. Милли бәйрәмнәрдән соң алар тагын шушы авыр, мәшәкатьле эшкә керешәчәк. Күмәк хуҗалыкларга, агрофирмаларга да 15-20 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышын җыеп алырга кирәк - бу атнада "Дружба" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә алар алдына шундый бурыч куелды.


"Дружба" агрофирмасы соңгы елларда игенчелек тармагында булган кимчелекләр, аерым алганда, кыр эшләренең аксавы, басуларның чүплелеге, түбән уңдырышлылыгы ягыннан тәнкыйтьләнеп килде. Игенчелектә эш нәтиҗәләренең түбән булуы терлекчелектә дә чагылмый калмый: такы-токы азык белән мул продукция җитештереп булмый. Узган ел исә терлек азыклары мул тупланды. Быел да үз алларына зур бурыч куйганнар: ел ярымлык азык запасы туплау өчен 1800 тонна печән, 18 мең 600 тонна сенаж, 6 мең 200 тонна силос кирәк дип исәпләнелгән. Ирешмәслек күрсәткечләр түгел - терлек азыгы культуралары, күпьеллык үләннәр аз мәйдан биләми. Техника да алдан ук хәзерлек сызыгына куелган. Семинар уңаеннан 190 гектарлы люцерна басуы янына терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак 40ка якын техника тезелгән иде. Кадрлар да бар, күбесе - тәҗрибәле, сыналган механизаторлар, эш сезонында ел да үзләрен басуда очратмый калмыйбыз.

-Яшь җитәкче Виталий Андреевның үз эш стилен булдырырга тырышуы сизелә: агрофирмада уңай үзгәрешләр күп. Быел, беренче тапкыр буларак, язгы кыр эшләрен үз көчләре белән оешкан төстә башкарып чыктылар. Хәзер иген басуларын чүп үләннәреннән, корткыч бөҗәкләрдән, авырулардан химик саклау бурычы тора. Шуның белән беррәттән, терлек азыгы хәзерләргә керешер чак җитте. Аны да вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен оешканлык, төгәллек, хезмәт кешесе белән уртак тел табып эшләү, аның өчен тиешле эш һәм яшәү шартлары булдыру кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Бер генә киңәшмәдә дә район җитәкчелеге тарафыннан хезмәт хакларын вакытында түләү бурычы куелмый калмый. Хезмәтенә тиешенчә түләнгәндә генә кешедән сыйфатлы эш таләп итәргә мөмкин бит. Шуның үтәлмәве кадрларның еш алмашынып торуына китерә, ә бу бер тармак өчен дә, аеруча механизация тармагы өчен отышлы түгел. Кулдан кулга күчеп йөргән техника озакка чыдамый ул. Шул ук вакытта бер трактор-комбайнны 15-20шәр ел төзек тоткан механизаторлар да күп районыбызда.


Агрофирманың терлекчелек тармагында да бер урында таптанмыйлар. Инвестор ярдәме белән төзекләндерелгән, бетон юлларга ия булып калган Поч.Кучук фермасында элементар тәртип булдырылган. Барлык тораклар агартылган, территориясе җыештырылган. Хәтта чәчәкләргә кадәр утыртылган. Ферма дип кенә карасак та, 20-30 кешенең эш урыны бит ул, тәртипсезлек хөкем сөрсә, андый җирдә нинди нәтиҗәлеккә ирешергә мөмкин? Бозаулар утарларга чыгарылган, сыерлар көтүдә. Малларга яшел азык кайтартыла башлагач, савым да берникадәр арткан. Бозау алу да, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк. Яфраказык, кычыткан миллеге әзерли башлаганнар. Кыскасы, терлекчелектә дә эштән күп нәрсә юк, аларның барысы да авыл кешесе өчен күнегелгән хезмәт.

Быел район буенча күмәк һәм шәхси хуҗалык малларына 19835 тонна печән тупларга кирәк. 208 мең 360 тонна сенаж, 224 мең 250 тонна силос хәзерләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән җыю терлек азыгы хәзерләү

erid: 2VtzqxWHLUk