Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар бәрәңге утырта башлады

Бәрәңге утырту - күп кул көче сорый торган хезмәтләрнең берсе. Иң элек бакчаны әзерләргә кирәк. Элекке бәрәңге бакчаларын көрәк белән казысалар, хәзер әлеге эшне куәтле тракторлар башкара. -Бәрәңгене майның икенче яртысында, туфрак өлгергәч, җирнең температурасы 8 градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк, - диләр белгечләр. - Орлыклык бәрәңгенең күзәнәгенә игътибар итү...

Бәрәңге утырту - күп кул көче сорый торган хезмәтләрнең берсе. Иң элек бакчаны әзерләргә кирәк. Элекке бәрәңге бакчаларын көрәк белән казысалар, хәзер әлеге эшне куәтле тракторлар башкара.

-Бәрәңгене майның икенче яртысында, туфрак өлгергәч, җирнең температурасы 8 градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк, - диләр белгечләр. - Орлыклык бәрәңгенең күзәнәгенә игътибар итү сорала. Иң яхшысы - тавык йомыркасы зурлыгындагы түгәрәк бәрәңгеләрне утырту. Чокырга бер бәрәңге генә салынырга, рәт арасы - 70см, ике бәрәңге арасы 18-19 см чамасы булырга тиеш. Орлык вак икән, аны тирән утыртмаска киңәш итәбез.

Ә сез бәрәңге утырттыгызмы әле? Нинди сортларга өстенлек бирәсез?

Анастасия МИХАЙЛОВА, Үрәсбаш авылы:

-Без бәрәңгене 9 майда кул белән утырттык. Туфрак өлгергән, көпшәк иде. Бәрәңгенең "Невский" сортын ошатабыз. "Удача" сортлысы авыруларга карата чыдамрак, диләр үзе. Әмма аның язга таба эче карала башлый.

Әкълимә ДӘҮЛИЕВА, Кукмара поселогы:

-Бәрәңгене янбакчага утырттык, читтәгесенең җире өлгермәгән әле. Анда исә бераз соңрак утыртасы булыр. Соңгы берничә елда, корылык булу сәбәпле, икенче икмәк уңышы бик шатландырырлык булмады. Быел яңгырлар явып тора, Ходай кушса, бәрәңгедән мул уңыш алырбыз, дип ышанам. Бәрәңгене исә сортлап тормыйбыз, нинди туры килә, шундыйны утыртабыз.

фото: http://qalib.ru/a/kak-sazhat-kartofel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукмаралылар бәрәңге

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X