Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз укытучылары Американы яулый

Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән ил ачар. Хикмәтле, хак сүзләр. Бүгенге көндә исә чит телләрне өйрәнү өчен барлык юллар ачык. Теләгең генә булсын. Алган белемнәрне чит илләргә барып арттыру мөмкинлекләре дә тудырыла. Әйтик, республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Education First" компаниясе белән берлектә эшләнгән "Татарстан Республикасы өчен...

Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән ил ачар. Хикмәтле, хак сүзләр. Бүгенге көндә исә чит телләрне өйрәнү өчен барлык юллар ачык. Теләгең генә булсын. Алган белемнәрне чит илләргә барып арттыру мөмкинлекләре дә тудырыла. Әйтик, республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Education First" компаниясе белән берлектә эшләнгән "Татарстан Республикасы өчен инглиз теле" дигән проект инглиз теле укытучыларының квалификацияләрен күтәрүгә юнәлтелгән. Әлеге проект нигезендә быел Кукмара күппрофильле лицееның ике мөгаллимәсе -Ләйсән Белянина һәм Диләрә Семенова Англиянең Кембридж шәһәрендә белем эстәп кайттылар. Ә 4нче урта мәктәп укытучысы Рәмзия Зәкиевага Америка Кушма штатларының Бостон каласында июль ае буе тәҗрибә туплау бәхете елмайган.


-Әлеге проект кысаларында без ел әйләнәсендә махсус курсларда укыдык, дистанцион сөйләшү дәресләрендә катнаштык, тестлар үттек һәм "Enqlishtown" виртуаль мәктәбендә халыкара дәрәҗәдәге сертификатлар алдык, - ди Рәмзия Зәкиева. - Укуларны уңышлы тәмамлаган укытучыларга республика Хөкүмәтенең "Алгарыш" грант программасы кысаларындагы сайлап алу конкурсында катнашу мөмкинлеге бирелде. Бәхетле билет эләгүчеләр арасында мин дә бар идем.


Рәмзия ханымның чит илгә тәүге тапкыр чыгуы була. Ничек дулкынланганы, хисләренең ничек ташыганы үзенә генә мәгълүм. Самолет белән Атлантик океанны кичеп, Татарстаннан җыелган ун коллегасы белән иң элек Нью-Йорк шәһәренә килеп төшкән ул. Биредә төркемне каршы алучы русча сөйләшкән. Баксаң, ул Америкада инде 13 ел яшәүче Россия кешесе булып чыккан. Ә инде Бостонда рус телен "онытасы" икән. Стажировка үтә торган "Enqlish First" халыкара телләр мәктәбендә дә шундый ук таләпләр куелган. "Русча сөйләшкән өчен - 1 доллар штраф" дигән язу эленеп торган хәтта коридорда. "Тәнәфесләрдә дә татарстанлы коллегаларым белән инглизчә генә аралаштык, штраф түләргә туры килмәде", - дип елмая әңгәмәдәшем.


Укыту программасы бик тыгыз булган, атнага 32 дәрес каралган. Инглиз телен укыту ысуллары буенча көн саен мастер-класслар, дәрестән тыш чаралар, аерым дәресләр үткәрелгән, алар еш кына әңгәмә, уен рәвешендә, кызыклы итеп алып барылган. Шуңа карамастан, укытучыларның таләпләре югары булган. Алган белемнәр буенча өч җомга рәттән Кембридж тесты буенча имтихан тотканнар. Бу - 80 минут эчендә 80 сорауга җавап, дигән сүз.


-Мексика, Бразилия, Канада илләреннән дә белем арттырырга килүчеләр бар иде, алар белән тәҗрибә уртаклашуның да файдасы булды. Бу мәктәптә балалар да белем ала иде, аларның дәресләренә кереп утырдык. Гомумән, бик яхшы практика үттек, алдынгы идеяләр белән коралланып кайттык, - дип сөйләвен дәвам итә Рәмзия ханым. - Шунысы игътибарга лаек: әлеге мәктәптә Татарстан турында хәбәрдарлар, чөнки үткән елда да бездән укытучылар төркеме барган. Ачык дәресләрне дә республикабыз мәдәнияте белән бәйләп үткәрдек. Әйтергә кирәк, татар телендәге кайбер авазларның инглизчәнекенә охшашлыгы кулай булды безгә. Сезне укыту җиңелрәк, диде педагоглар. Өч тел беләбез дигәч, гаҗәпләнделәр әле.


Яшәве америкалылар гаиләсендә булган. Әлмәттән килгән укытучы белән шул гаиләгә урнашуга, йорт башлыгы үзләренең кызы белән Африкага ял итәргә киткән. Өйдә хуҗабикә генә калып, иртәнге һәм кичке ашларны әзерләп торган. Табынга дөге, бәрәңге, яңа тотылган диңгез продуктларыннан пешергән ризыклар куйган. Шулпалы ашларның бу ил халкы өчен ят булуы мәгълүм. Хуҗабикә элегрәк рус гаиләсе белән аралашканнарын, бу телне өйрәнәсе килүен, әмма русчаның авыр бирелүен сөйләгән. Татарлар турында ишеткәне юк икән.
Стажировка программасы укытучыларның ялын оештыруны да күздә тоткан: дәрестән тыш вакытларда шәһәр, музейлар буенча экскурсияләр, су буйлап сәяхәт үткәрелгән. Американың сигез президенты, шул исәптән бүгенге ил башлыгы Барак Обама да укыган мәшһүр Гарвард университетында булу үзе ни тора! Биредә Башкортостаннан килеп белем алучы Рамилә исемле кызны очратканнар. Чит җирләрдә ватандашыңны күрү - зур куаныч бит ул. Дөрес, урамнарда русча сөйләмне еш ишетергә туры килгән, берничәсе белән исәнләшеп тә караганнар, тик ул кешеләрнең русиялеләрне очратуга әлләни исләре китмәгән.


Иксез-чиксез диңгездә су коенулар, гәрәбәдәй сары комлы ярда кызынулар, комнан ясалган халыкара скульптуралар күргәзмәсе белән танышулар якты истәлек булып сакланыр. Нью-Йоркка барып, данлыклы Ирек статуясын күрү, илнең символы - Таймс Скуэ мәйданында булу, болытларга орынып торган 102 катлы Эмпайер Стейт билдинг бинасының соңгы катына күтәрелеп, түбәнгә күз ташлау күпләр өчен буй җитмәслек хыял гына булса, Рәмзия Зәкиева өчен чынга ашкан. Шулай итеп, райондашыбыз үзенчә Американы "ачкан". Тәэсирләрдән әле дә арынып җитмәгән, күргәннәре гомер буена онытылмаслык. Әмма чит җирләрдә никадәр яхшы булса да, туган төбәге, гаиләсе, улы белән кызы бик сагындырган.

Рәмзия Зәкиева:
-Үзебезнең илдә яшисем, стажировка вакытында өйрәнгәннәремне кулланып, мәктәптә эшләвемне дәвам итәсем килә, - ди ул. - Һөнәри дәрәҗәмне күтәрү мөмкинлеге тудырган өчен мәктәбем коллективына, район мәгариф идарәсенә, республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгына олы рәхмәтемне белдерәм. Башка укытучыларны да шушындый конкурсларда катнашырга чакырам һәм җиңүләрен телим. Хөкүмәтебез шушындый шартлар тудыра һәм барлык чыгымнарны үз өстенә ала икән, файдаланып калу кирәк.


Бостон мәктәбендә тапшырган имтиханнарның нәтиҗәсе тиздән билгеле булып, дөньяның төрле урыннарында укытырга хокук бирә торган таныклыклар тапшырылачак икән. Кайчан да булса бөтенләйгә чит илгә китү теләге уенда да юк Рәмзия ханымның. Барлык сәләтен, тырышлыгын инглиз телендә җиңел аралаша торган, башка илләр белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга сәләтле яшь буынны тәрбияләүгә бирергә ниятли ул.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://club-symantec.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X