Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпкырлы талант

КФУның физика институты фәнни-педагогик бүлеге студенты Рамил Нигъмәтуллинның "Белем җәүһәрләре" дигән исем астында узган Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә катнашып, "Тематик ресурс-иҗади җәүһәр" номинациясендә өченче урынны яулавын газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Уку алдынгысы Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов стипендиясе белән бүләкләнде.

Рамил - Мәмәшир авылы егете. Туган ягында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, мөгаллимнәр династиясен дәвам итеп, педагогия университетына юл ала ул.
-Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим, - ди Рамил. -Мөгаллимнәр нәселеннән бит мин. Бабам Хәкимулла - мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран. Үзенең 44 ел гомерен (шуның 29 елын мәктәп директоры вазыйфасында) балаларга аң-белем бирүгә багышлый ул. Әнием Әлфия дә укытучы. Инде күп еллар укучыларны физика-математика серләренә төшендерә. Тормышта физика юнәлешен үз итүемдә аның өлеше чиксез зур. Мине - булачак физика-информатика укытучысын - мөгаллимнәргә карата таләпләр югары булу бер дә куркытмый. Мәгълүматлаштыру, техник чаралар белән эшләү алымнарының берсе дә гасырлар буена мөгаллим, остаз исемен йөрткән укытучыларны алыштыра алмый.
Соңгы елларда Рамил сайтлар ясау белән мавыга. Мәмәшир авылы сайты белән республикакүләм бәйгедә җиңү яулавы да моның ачык мисалы. Ә инде компьютерлар белән дуслыгы турында авылдашлары гына түгел, хәтта Казанда да беләләр. Төзәтү, программалаштыру - компьютер белән бәйле нинди генә соравың булса да, җавапны тиз таба булачак мөгаллим. Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып та призлы урыннар алуга ирешә ул.
Рамил Нигъмәтуллин - күпкырлы талант иясе. Бик матур җырлый, шигырьләр яза, баян, курай, гитарада уйный, төрле бәйгеләрдә үзен сыный.
-Балачакта язган шигырьләремнең күбесе "Сабантуй" газетасында басылып чыкты. Күбесенчә туган як темасын үз итәм, - ди ул.
Рамил укуын аспирантурада дәвам итәргә тели. Киләчәктә, бәлки, якташыбызны зур галим итеп күрербез. Аның әле барысы да алда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X