Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күперле булдык

Нормабаш авылын икегә бүлеп агучы Нурминкә елгасы аша күперне авыл халкы моннан 12 ел элек кенә яңарткан иде әле. Ул чакта: бик нык булды инде бу, авыл таралса да күпер бетмәс, дигән идек. Әмма өч ел элек, Нормабаш янындагы олы юлга реконструкция ясаган вакытта, башка йөрер юл калмагач, барлык транспорт...

Нормабаш авылын икегә бүлеп агучы Нурминкә елгасы аша күперне авыл халкы моннан 12 ел элек кенә яңарткан иде әле. Ул чакта: бик нык булды инде бу, авыл таралса да күпер бетмәс, дигән идек. Әмма өч ел элек, Нормабаш янындагы олы юлга реконструкция ясаган вакытта, башка йөрер юл калмагач, барлык транспорт шушы ат, җиңел машина өчен дип ясалган күпердән йөрде. Зур автобуслар, 30-40ар тонна йөк төягән озын машиналар йөри торгач, атна-ун көн эчендә күпернең агачтан эшләнгән өслеге таралып та бетте. Инде өч ел авыл халкы күпер өстеннән җәяү генә йөрде, күпер булмагач, кыш көне урамнарны да кардан чистартып булмады.
Быел язгы чәчү тәмамланган көннәрдә ниһаять күпер яңадан ясалды. Агачларын сүтеп, өстенә нык тимер-бетон плитәләр урнаштырылды. Инде баш башларына, чокырларга салырга берничә машина таш кына китертәсе калды.
Күперне яңартуда авылның барлык ир-атлары катнашты. Аларга һәм күперне ремонтлауга хәер-фатыйхасын биреп, шәхси матди ярдәмен күрсәткән район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллинага, авылыбызның имам-хатыйбы Рафис Гыйльмуллинга, "Кукмара" агрофирмасының Байлангар бүлекчәсе җитәкчесе Расим Шакировка авыл халкының рәхмәте аеруча зур.
Әле күптән түгел генә: "Пенсионерлар гына кала, бетәр инде бу авыл", - дип йөргән Нормабаш бетәргә түгел, яңарырга тырыша. Авыл матур, чиста дип килеп яшь гаиләләр буш нигезләрне яңарталар, читтә яшәүчеләр дә кайта. Димәк, авыл әле яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X