Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә дә, төш кенә...

Кукмара 4нче урта мәктәбенең 6 "Б" сыйныф укучысы Ильяс Шәрипов алты яшеннән баянда уйный. Әле бик яшь булуына да карамастан, район, республика күләмендә уздырылган конкурс-бәйгеләрдә катнашып күпсанлы призлы урыннар яуларга өлгергән ул.


-Кечкенәдән музыка белән кызыксынам. Әмма баянда уйнарга өйрәнүне бик җиңел эш димәс идем. 5 ел балалар музыка мәктәбендә укуымның файдасы зур булды. Анда мине укытучым Илдар абый Мостафин әлеге уен коралының нечкәлекләренә, серләренә төшендерде. Музыка мәктәбенә быел да йөрим әле, хәзер исә өстәмә рәвештә синтезаторда уйнарга өйрәнәм,- ди ул.
Кайбер компьютер "җене" кагылган, китап-дәфтәрләрен көнгә бер дә ачып карамаучы малай-кызлардан аермалы буларак, мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә генә укый Ильяс. Фән олимпиадаларында призлы урыннар алырга, мәктәптә уздырылган барлык чараларда да актив катнашырга вакыт таба ул. "Яңа гасыр" телевидениесендә узган "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында да Кукмара музыка мәктәбе укучылары, балтачлыларны узып, беренчелеккә чыгалар, алар арасында, әлбәттә, Ильяс Шәрипов да була.
-Нинди эшкә алынсаң да, нәтиҗәсе булырга тиеш. Әтием дә миңа һәрвакыт: "Тырышсаң, максатыңа ирешә алырсың",- ди. Мин аның сүзләрен тормыш девизы итеп алдым. Вакытны, көнне дөрес бүлгән очракта укырга да, үзеңә ошаган эш белән шөгыльләнергә дә, театр-концертларда чыгыш ясарга да өлгерәсең,- ди Ильяс. - Өченче сыйныфта укучы, йөзү белән шөгыльләнүче сеңлем Илфирә - минем иң якын кешеләремнең берсе. Конкурсларга киткәндә минем өчен борчылып көтеп тора ул. Мин дә аның уңышларына чын күңелдән шатланам.
Яшь баянчы җыр-моңга гашыйк гаиләдә туып-үсә. Район Мәдәният үзәгендә эшләүче әтисе Илдус әфәнде, Кукмара 4нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия ханым да җырларга ярата.
-Сәхнәгә чыкканыбыз булмаса да, көйләп йөрибез,- диләр алар. - Ильяс та өйдә әбисе белән көн саен кичен җырлый. Татар халык җырларын да, заманчаларны да башкаралар. Яшь җырчы Илназ Баһның репертуарын үз итә, аның иҗатын ошата ул. Улыбызның киләчәген күз алдына китерү әлегә иртәрәк, әмма без аның шөгыле булуга, вакытын әрәм-шәрәм итмәвенә сөенеп бетә алмыйбыз.
Ильясның уңышлары тупланган альбом белән дә таныштык. 6 сыйныф укучысының бу кадәр Мактау грамотасы булыр дип башка да китермәгән идек! "Арча ягы, данлы Тукай ягы" республика бәйгесендә 2007 елда I дәрәҗә дипломант, 2008 елда II дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек була ул. 2009 елда Вятка Аланында узган "Чын күңелдән җырлыйбыз, уйныйбыз" дигән төбәкара конкурста "Кече солистлар" номинациясендә беренчелекне ала, Рамил Курамшин исемендәге IX республика баянчылар конкурсыннан да быел III дәрәҗә лауреат дипломы белән кайта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, 14нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге, Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәге оештырган "Халык уен коралларында уйнаучы балаларның Ринат Илаев исемендәге республика бәйгесе"ндә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә ул.
Соңгы вакытта Ильяс җырлар язу белән дә мавыга. Баян һәм синтезатор ярдәмендә "туган" җырларына компьютерда "җан" өрә ул. "Кечкенә дә, төш кенә", диләрме әле. Ильяс та әнә шундыйлардан. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде аңа. Кукмарага баянчылар бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X