Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече бизнеска - уңайлы кредитлар

Бизнеста өстәмә табышка ничек ирешергә? Бу турында АИКБ "Татфондбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисы җитәкчесе Фәргать Нурхәт улы Сафин белән әңгәмә кордык. -"Татфондбанк" эшмәкәрләргә нинди программалар тәкъдим итә ала? -Клиентларыбызны яхшы беләбез һәм аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек тәкъдимнәребез бар. Безнең "Микрокредит", "Бизнесны үстерү", "Әйләнештәге акча", "Овердрафт" программалары кредит акчаларын коммерция максатында күчемсез милек,...

Бизнеста өстәмә табышка ничек ирешергә? Бу турында АИКБ "Татфондбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисы җитәкчесе Фәргать Нурхәт улы Сафин белән әңгәмә кордык.
-"Татфондбанк" эшмәкәрләргә нинди программалар тәкъдим итә ала?
-Клиентларыбызны яхшы беләбез һәм аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек тәкъдимнәребез бар. Безнең "Микрокредит", "Бизнесны үстерү", "Әйләнештәге акча", "Овердрафт" программалары кредит акчаларын коммерция максатында күчемсез милек, җиһазлар, махсус транспорт алу өчен үзләрен үк залог итеп куярга, кредит линиясе ачарга мөмкинлек бирәләр. Кредит алып, аны түләп бетергәч, шул ук суммада кредит алу берничә еллар дәвам итәргә мөмкин.
-Эшмәкәрләр кайсы программаны кулайрак күрә соң?
-Иң киң таралганы - "Микрокредит", монысы акча бик тиз кирәк булганда кулай. Аны алу өчен залог та кирәкми. Кредит гаризаларының 60 процентын "Микрокредит" программасы тәшкил итә.
"Овердрафт" программасы клиентның банктагы счетында исәп-хисап ясау өчен акчаның бөтенләй яки җитәрлек булмаган очрагында кулай. Әгәр "Овердрафт" программасын сайласаң син һәрчак акчалы дигән сүз. Үзегез уйлап карагыз: кредит алу өчен залог кирәкми, башка банкларга караганда лимит зуррак, траншларны түләү схемасы да җайлы, банк ставкасы да җәлеп итәрлек, яшертен комиссион акчалар да түлисе юк. "Овердрафт" кредит алуга гаризаны www.ttd.ru сайты аша да, безнең банкка килеп тә бирергә була.
-Бизнес яңа җиһазлар алмыйча, транспорт чараларын яңартмыйча яши алмый. Әйләнештәге акча гына җитмәсә дә мөмкин. Бу очракта сез нәрсә тәкъдим итә аласыз?
-Бизнесны яңа биеклеккә күтәрергә теләүчеләргә без озак сроклы "Бизнесны үстерү" программасын уңай саныйбыз. Залог та төрлечә: сатып алыначак мөлкәт, җиһазлар һәм техника була ала. Банк ставкасы да бик кызыклы һәм заемщикның беренчел взносын кертүгә бәйләнгән. Программа шартларында автотранспорт алу мөмкинлеге дә каралган.
Әгәр клиент акча-товар әйләнешен арттырырга ниятләсә, "Әйләнештәге акча" программасын тәкъдим итәр идем. Бу программаның өстенлеге залог мәсьләсендә сыгылмалы булуында. "Татфондбанк" әйләнештә булган товарларның 100 проценты күләмендә кредит бирә ала. Бу бигрәк тә сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә отышлы (барлык компанияләрнең 40 проценты).
-Ә бизнесның банкта өстәмә табыш алу мөмкинлеге бармы?
-"Татфондбанк" белән эшләгәндә бизнес моңа ирешә ала. Без клиентлардан чикләнмәгән күләмдә ирекле акча-байлыкларын кабул итеп, депозиттагы счетларга табыш китерә торган ставкалар тәкъдим итәбез.
Клиент белән килешеп, без исәп-хисапта калган акчаларга табыш исәпләп барабыз. Азмы-күпме акча кала бит ул, вакыты аз булганда да, клиент күпмедер табыш алачак. Аннан тыш, әйләнештә йөрмәгән акчаларыгызны югарырак ставка белән депозитларга урнаштыру да отышлы. Ставка процентлары банкка салган суммадан, күпме вакытка салудан, нинди валютада булуына бәйле.
-Быел гына кергән яңалыклар юкмы?
-2012 елның 1 июненнән клиентларыбыз яңа эксклюзив "Экспресс-овердрафт" хезмәтеннән файдалана башладылар. Исәп-хисап счеты ачканда клиент шунда ук овердрафт формасындагы 500000 сумлык кредит алырга мөмкин. Моның өчен исәп-хисап ачу өчен кирәк булган рәсми кәгазьләр җитә. Өстенлеге шунда: залог кирәкми, финанс документлары да. Эксклюзивлыгы шунда: бер атуда ике куян - исәп-хисап счеты ачасың да, 500000 сум акча аласың. Эш башлаганда кемгә комачауласын?!
- Ә телефоннар?
-Кукмара өстәмә офисының кредит бирү бүлеге (84364) 2-81-36. www.tfb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X