Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчле рухлы Рәдүлә

Рәдүлә кебек авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә көчле рухлы булып калганнар белән очрашканнан соң тормыштагы, зур борчу-хәсрәт кебек тоелган вак-төяк мәшәкатьләр артка чигенә.

Зур, иркен өйнең зал уртасында каршы алды ул безне. Район Мәдәният йортында инвалидлар арасында үтәчәк конкурс-күргәзмәгә әзерләнә - сөлге чигә иде Рәдүлә. Гадәттәгечә, аның кулында энә, ә каршындагы кәрәз сыман ап-ак тастымалда күз явын алырдай җете кызыл, ал чәчәкләр.
Купка авылында яшәүче Сәлимә һәм Мидхәт Ситдиковларның гаиләсендә олы улларыннан соң, икенче бала булып туа ул. 1,8 айга кадәр тупырдап үскән, йөгереп йөргән сабыйга ямьле май көннәренең берсендә әллә ни була - грипп белән авырый, ай буе тән температурасы төшми. Табиблар соңрак полиартрит дигән диагноз куялар һәм дәвалану өчен бик көчле гормональ дару билгелиләр. Биш ел дәвамында кулланган дару үзенекен итә - Рәдүлә гомерлек инвалидка әйләнә. Яшьтәшләреннән акыл үсеше буенча берничек тә калышмаган кызчыкның яшүсмер чорында да гәүдәсе җиде яшьлек сабыйныкы кебек кала.
Рәдүләнең сәламәтлеге өчен борчылып, көн-төн йокламаган Сәлимә апаның кызы турында сөйләп хатирәләрне яңартканда, бүген дә күзләре яшьләнә.
-2 яшьтән берүзе дәваханәдә кала, мине кертмиләр, тәрәзәдән генә күрсәтәләр иде, - дип искә ала әнисе. - Аны алып бармаган дәваханә, шифаханә калмады. Бары тик башка төрле дару белән генә организмның әлеге гормональ даруны таләп итүен бетерә алдык. 12 яшькә кадәр гел кулыбызда гына күтәреп йөрттек без аны. Козгынчыдагы күрәзәче әби дә: "Бик бәхетле булса гына яшәр", - дигән иде.
Яши Рәдүлә, әти-әнисен, туганнарын сөендереп яши. Ходайның рәхмәте, 12 яше тулгач, әкрен генә үзе йөри башлый.
Рәдүләнең алдында кул эшләре дигән идек. Әйе, сыкрау-сызлауларны бер читкә куеп, бәйли, чигә, рәсемнәр ясый, интернет аша иптәшләре белән аралаша ул. Кечкенә генә, бармаклары бер-берсенә ябышып торган куллардан чын мәгънәсендә гөлләр тама. Алар мендәр тышларына, сабантуй сөлгеләренә, солдатка китәсе егетләрнең кулъяулыкларына күчә. Әлеге чәчәкләрнең бер таҗын, бер яфрагын гына чигәр өчен күпме сабырлык, түземлек кирәк, ләбаса.
Сәлимә апа: "Язмыш, берни дә эшләп булмый, ярый әле ул бар дип сөенәбез", - дисә , абый-энесе, Купка авылының мәдәният йортында эшләүче Заһидә сеңлесе өчен чын мәгънәсендә таяныч, аңа ярдәм итүче ул.
-Мәдәният өлкәсендә кирәк булган плакат-рәсемнәрне апа "ә" дигәнче ясый, бәйрәмнәр җитә башласа, салатларны да ул әзерләп бирә. Аны балаларыбыз да бик ярата, - ди ул.
Язмамны әлеге авылда яшәп, шигырьләр иҗат итүче шәхси эшмәкәр Нурсил Шәймарданов шигыреннән бер өзек белән тәмамлыйсым килә. Нәкь менә авылдашы Рәдүлә өчен язылган кебек тоела ул:
Беркайчан да бирешмәгез,
Авырлык килде, диеп.
Авырлык үзе бирешсен,
Җиңүче килгән, диеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk