Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Итекчеләр... юл ремонтлый

Тимер юл урамының киез итек-киез комбинаты ягындагы өлешендәге юл инде берничә ел элек үк чокыр-чакырланып, теткәләнеп беткән иде. Итек алырга бөтен Россиядән килгән алыпсатарлардан оят, билләһи. Бюджетка иң күп акчаны без кертәбез, юлны поселок советы ремонтлар әле, дип, моңарчы үз-үзен юатып килгән комбинат администрациясенең быел түземлеге бетте: юлны үз көче...

Тимер юл урамының киез итек-киез комбинаты ягындагы өлешендәге юл инде берничә ел элек үк чокыр-чакырланып, теткәләнеп беткән иде. Итек алырга бөтен Россиядән килгән алыпсатарлардан оят, билләһи.
Бюджетка иң күп акчаны без кертәбез, юлны поселок советы ремонтлар әле, дип, моңарчы үз-үзен юатып килгән комбинат администрациясенең быел түземлеге бетте: юлны үз көче белән ремонтларга булды. Озакка сузмыйча ремонт эшләрен башлап җибәрделәр һәм... төгәлләп тә куйдылар. Хәзер бу урамнан теләсә нинди машина җырлап кына йөри.
Бер уңайдан комбинат каршындагы мәйданга да, "Бертуган Комаровлар" тимер юл тукталышына бару юлларына да асфальт түшәлде (рәсемдә). "Ромашка", "Каенкай" балалар бакчаларына илтүче тротуарлар да игътибардан читтә калмады.
-Урам юлларын, тротуар, мәйданнарны төзекләндерүгә өч миллион 100 мең сум акча тоттык, - ди кадрлар бүлеге начальнигы Ирина Кисиль.
Чиратта - комбинатның ишегалдын төзекләндерү. Чәчәк клумбалары янына тротуар, велосипедлар кую өчен уңайлы урын ясау - комбинат директоры Шамил Әхмәтшин бүген әнә шундый уй-теләк белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk