Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы хат ташучы

Почтальоннар - һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип юкка гына әйтмиләр. Хат ташучының газета-журналлар, исәп-хисап язулары салынган зур сумкасын күргәч, чыннан да, иң ерак туганың кайткандай була, кәефләр күтәрелеп китә. Элек-электән элемтәче ролен үтәгәннәр бит алар, хәзер дә почтальон бер көн күзгә чалынмаса, юксына башлыйсың. Авыл халкы өчен кар-буран, ишелеп...

Почтальоннар - һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип юкка гына әйтмиләр. Хат ташучының газета-журналлар, исәп-хисап язулары салынган зур сумкасын күргәч, чыннан да, иң ерак туганың кайткандай була, кәефләр күтәрелеп китә. Элек-электән элемтәче ролен үтәгәннәр бит алар, хәзер дә почтальон бер көн күзгә чалынмаса, юксына башлыйсың. Авыл халкы өчен кар-буран, ишелеп яуган көчле яңгыр, җил-давыллар да куркытмый торган, зур хәреф белән язардай, олы хөрмәткә лаек кешеләр ул почтальоннар. Районыбызның Чишмәбаш һәм Кара Елга авылларына почта хезмәте күрсәтүче Эльмира ханым Сәгыйдуллинаны да һәркем ярата, үз итә.
Эльмира Мәгъсүм кызының почтальон вазыйфасына алынуына ун елдан артык вакыт үтеп киткән. Гомере буе хат ташучы булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан әнисе Дамира ханымның эшен дәвам итә ул.
-Кечкенәдән әлеге һөнәрнең серенә төшенгәнгә, почтальон эшенә бик теләп алындым. Сеңлем Эльвиянең дә хезмәте почта белән бәйле, Кукмара почтамтында эшли ул. Мин исә 270 хуҗалыклы Чишмәбаш һәм 24 өйле Кара Елга авылларына "шатлык" өләшәм. Хат ташучының эшен бер дә җиңелләрдән дип әйтмәс идем: газета-журналларга язылу буенча тиешле планны тутырасы, пенсия, пособиеләр өләшәсе, барлык төр түләүләрне җыясы, товарлар сатасы. Бездән математик кына түгел, оста юрист һәм психолог та булу сорала. Дөнья булгач, әллә нинди ситуацияләрдә дә калырга туры килә, шуның өчен кайвакыт үзеңне яклый белерлек белемең булу да бик мөһим. Үз эшеңнең остасына әверелү өчен иң элек кеше күңеленә үтеп кереп, халык белән уртак тел табарга өйрәнергә кирәк. Төртмә сүзле, усал, тәкәбберләрне беркем яратмый. Авырып киткәндә, кәефең булмаганда, проблемалар килеп туганда да тешеңне кысып түзәргә өйрәнергә кирәк, бары тик шул очракта гына халык белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли аласың, мактау сүзләре ишетәсең, - ди ул.
Зур Сәрдек почта бүлекчәсендә барлыгы 1000гә якын пенсионерга - пенсия, 1300 кешегә субсидия таратыла. Телефонга - 1290, утка - 1060, газга 1115 кешедән акча җыела һәм квитанцияләре кире хуҗаларына таратыла. Моңа өстәмә кәрәзле телефоннарга акчалар, Яңа ел алдыннан Кыш бабайга хатлар да кабул ителә, иминиятләү эшләре башкарыла, конверт-открытка, лотерея билетлары сатыла.
-Безнең авыл җирлегендә халыкка барлыгы алты почтальон хезмәт күрсәтә. Кызларның һәрберсе тырыш, тәҗрибәле, гадел, мактауга лаек. Эльмира исә иң озак эшләгән почтальоннарның берсе. Хезмәтенең беренче көненнән халыкның ихтирамын казанды, ике авылда да бик яраталар аны, азга гына югалып торса да, юксына башлыйлар. Тәмле телле, аралашучан, ачык йөзле булуы белән дә кешеләрне үзенә җәлеп итә ул. Ел саен үзенә бирелгән планны арттырып үти, төгәл. Мин аның эшеннән бик канәгать, алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын, - ди почта бүлекчәсе начальнигы Рәбига Салихова.
Ике авыл арасы ерак булганлыктан, Эльмира ханымга җәяүләп шактый йөрергә туры килә. Өеннән иртәнге якта чыгып киткән хат ташучыны кичке җиде-сигезсез өйдә туры китерәм димә...
-Әгәр дә гаиләм булышмаса, мин бу эшләрнең барысына да өлгерә алмаган булыр идем, - ди Эльмира. - Тормыш иптәшем Мәхмүт, тугызынчыда укучы улым Мирзанур, быел унберенчене тәмамлаучы кызым Диния һәм әнием - иң зур булышчыларым. Берсе - хатлар, газета-журналлар тарата, икенчесе - товарларга заказлар җыя, әнием Дамира исә Кукмарадан китергәннәрен кабул итеп ала. Аеруча район газетасын, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре"н, "Сөембикә", "Салават күпере" журналларын яратып укыйлар. Вакытлы матбугатны һәрдаим үзвакытында ияләренә җиткерәбез. Буяу исе дә бетмәгән газеталарны кулларына алып, мине җылы сүзләр әйтеп сөендергән якташларыма үзем дә бик рәхмәтлемен.
Эльмирага гаилә бөтенлеге, саулык-сәламәтлек, алга таба да эшенең гөрләп баруын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X