Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык сәламәтлеге сагында

1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының "Республиканың санитар органнары турында"гы Декретына кул куела. Бу көн рәсми рәвештә РФ Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте оешу көне дип исәпләнә. 1938 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында санитар-эпидемиологик станцияләр барлыкка килә. Районыбызның санэпидемиология хезмәте турындагы беренче мәгълүматлар 1948 елда теркәлгән. Ул елда санитар инспекция...

38 ел буе баш табиб вазыйфасын башкарган Р.Сәйфуллинның матди-техник базаны ныгытуга керткән өлеше бик зур. Соңгы үзгәрешләр 2005 елда булды. Бүгенге көндә районда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге һәм "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" Сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе бар. Беренчесенең төп бурычы - халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча РФ законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү һәм тикшерү, Кукмара һәм Балтач районнарында кулланучыларның хокукларын яклау. Икенче оешманың төп бурычы - территориаль бүлекнең эшчәнлеген тәэмин итү. Моның өчен лаборатор тикшерүләр, үлчәүләр, экспертизалар, токсикологик, гигиена һәм башка төр тикшерүләр үткәрелә.
Бу ике оешма коллективларында югары категорияле 2 табиб, беренче категорияле 4 табиб эшли. Урта медицина хезмәткәрләренең 14е - югары, 5есе - беренче, 2се икенче квалификацион категориягә ия. 3 белгеч РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, ТР Хөкүмәтенең, югары оешмаларның Рәхмәт хатлары, район җитәкчелегенең грамоталары белән бүләкләнүчеләр бар.
Һәр эштә иң мөһиме - кешеләр. Яшьләр өчен үрнәк булган ветераннар - безнең алтын фондыбыз. Болар: Тамара Родыгина, Клара Сабирҗанова, Рафаэль Мизипов, Клавдия Краснова, Асия Тимербаева, Галина Иванова, Агафья Шакирова, Александра Федорова, Гыйльминур Йосыфҗанова, Валентина Борисова, Равия Хәкимова, Мария Демьянова, Валентина Бакелева, Людмила Сасина, Миненәфисә Федоренко, Гүзәлия Шәрипова, Илсөяр Галәветдинова, Венера Хикмәтова, Әлфинур Шакировалар. Алардан эстафетаны кабул итеп алган бүгенге белгечләр: югары категорияле табибә-лаборант, эксперт Миләүшә Галиева, 1 категорияле табибә Зөлфия Закирова, биолог Зөлфия Сафина, инженер Алсу Хәбибуллина, табиб-эпидемиолог ярдәмчеләре, югары категорияле белгечләр Мөслимә Әхмәтҗанова, Руфия Зиннәтова, Әлфия Вәлиева, Алсу Сабирҗанова, проф-дезинфекция бүлеге мөдире Люция Әскәрова, югары категорияле санитар табиб ярдәмчесе Резидә Гатауллина, санитар табиб ярдәмчеләре Зөбәйдә Садыйкова, Дилә Гәрәева, Фәридә Хаҗиева, Венера Тенникова, югары категорияле фельдшер-лаборантлар Гөлнара Һадиева, Миләүшә Осипова, Гөлсинә Хәйруллина, Әлфия Хафизова, Люция Александрова, медицина дезинфекторлары Лариса Иванова, Хәмдия Латыйповалар үз бурычларын намус белән үтиләр. Бүгенге көндә безнең филиал базасында ел саен азык-төлекне, суны, туфракны һәм һаваны 30 меңнән артык тикшерү үткәрелә, 400дән артык экспертиза, радиацион гигиена буенча тикшерүләр башкарыла, дератизация һәм дезинфекция эшләре үтәлә, санитар-химик күрсәткечләр буенча - 17-18 мең, микробиологик күрсәткечләр буенча 25 меңнән артык тикшерүләр үткәрелә. Шулай итеп, без район үсешенә, район халкының сәламәтлеген, кулланучыларның хокукларын саклауга зур өлеш кертүебез белән горурланабыз. Профилактик-дезинфекция бүлеге тарафыннан ел саен халыкны геморрагик бизгәктән саклау өчен 760600 кв. метрдан артык мәйдан эшкәртелә, 140тан артык йогышлы авыру чыганакларын эшкәртү үткәрелә, 106 су башнясы хлорлана, чебен, таракан, черки личинкалары, талпан энцефалитына каршы 936 кубометрда дезинсекция чаралары күрелә. Бу чараларның барысы да халыкны йогышлы авырулардан саклауга юнәлдерелгән. Шушы зур эшне башкаручы барлык хезмәткәрләребезне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәбез, саулык, гаилә бәхете, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk