Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горурланырлык та

Вакыт көннән-көн тизрәк бара шикелле. Нәрсәнедер эшләп өлгерергә, җитешергә, ашыгырга кирәк. Бөтен дөнья кабаланганда әхлак, намус кебек югары төшенчәләр турында уйланырга да вакыт юк кебек. Андый сыйфатларга ия кешеләр, ни гаҗәп, хәзер дә бар, алар безнең арада яши, эшкә бара, эштән кайта, ашыга, кабалана... Тик кеше язмышына бәйле мәсьәләләрдә алар...

Кукмара районара балаларны тернәкләндерү үзәгендә директор урынбасары булып эшләүче әниебез Рәмзия Миннәхмәт кызы унбишенче ел инде язмыш тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли, аларга һәм ул балаларның ата-аналарына тормышта үз урыннарын, яшәүдән тәм табарга булыша.
Кукмара 2нче урта мәктәбен, мәшһүр Казан университетын тәмамлаган әниебез тернәкләндерү үзәгендә ике ел эшләгәч, аны директор урынбасары итеп куялар. Ә биредә балаларны чын күңелдән яраткан, аларның җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүен теләгән һәм шул фикергә инанган кешеләр генә эшли ала. Әниебезнең ике тапкыр Кукмара поселок Советы депутаты булып сайлануы аның үз вазыйфаларыннан тыш күп санлы җәмәгать эшләре белән дә теләп, җиренә җиткереп шөгыльләнүен күрсәтеп тора. Россия, Татарстан Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнү, республика социаль проектлары конкурсларында Грандлар алу турында дипломнар, республика конкурсларында җиңеп чыккан номинатларны әзерләү, балаларны реабилитацияләүгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясау - барысы да әниемнең асыл сыйфатларын чагылдыручы дәлилләр.
Безгә югары белем бирүче, искиткеч тәмле ризыклар пешереп безне сыйлаучы, барлык туганнар өчен якын киңәшче әниебез Рәмзия Миннәхмәт кызы Юртаева белән ничек горурланмыйсың?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk