Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерлек стахановчы

Россия Президенты В.Путин июнь аенда 90 яшен билгеләп үтүче өлкәннәргә котлау открыткалары җибәргән. Районыбызда мондый бүләккә дүрт хезмәт ветераны - Кукмара поселогыннан Сәүдәҗиһан Лотфуллина, Бикә Җиһангирова, Камышлыдан Фатыйма Мөхәммәтгалиева, Зур Кукмара авылыннан Асия Миннегалиевалар лаек булды. Асия Мөхәммәтгали кызына илбашының котлавын һәм башка бүләкләрне район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үзе килеп...

Асия апага күз тимәсен, әле 90 яшьне бирерлек түгел. Күзләре күрә, хәтере дә әйбәт. Соңгы 4-5 елда аяклары гына тыңламый башлаган, шуңа ятып, йә утырып кына тора, ә башка әгъзалары авыртудан зарланмый. Карты - сугыш ветераны Гарәфи абый белән 11 бала алып кайтканнар, ләкин өчесе бик кыска гомерле булган. Исән-сау үскән 8 баласының да икесен югалткан. Ире моннан 20 ел элек мәңгелеккә китеп барган. Язмыш әнә шундый борчу-хәсрәт белән күп сынаган бу ананы. Ә картлыгы тынычлыкта, җитешлектә үтә аның. Улы Ринат, килене Вера, оныгы Альбина тәрбиясендә яши, яткан урыны чиста, ашаган ризыгы тәмле, йорт-җирләренең дә кул тимәгән урыны юк: уңган-булган, һөнәрле кешеләр яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Башка балалары да бик еракка таралышмаган, килеп хәл белеп, "нәнә" дип өзелеп торалар.
Яшьлегендә итек фабрикасында эшләп, стахановчылар рәтендә йөргән Асия апа. Тормыш корып, балалар ишәя башлагач, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына итек басучы булып урнашкан. Бик тырыш, эшчән гаилә була бу.
-Ул вакытта тормышлар бик авыр булса да, без әти-әнинең тырышлыгы нәтиҗәсендә мохтаҗлык кичермәдек. Әмма безне иркәләп тә үстермәделәр. Әни бик кырыс иде, шунсыз мөмкин дә булмагандыр, юкса 8 баланы ничек тыңлатасың. Кечкенәдән без алар янында эшләп үстек, - ди әбинең өлкән кызы Рәбига апа.
Ишле балалы бу йорттагы тәртипкә, чисталыкка күршеләре дә соклана торган булган.
-Юган керендә бер тап күрмәссең, бөтен урын-җире ап-ак булыр иде, дип, әле дә аны мактап сөйлиләр, - диләр кызлары.
Әнә шулай эштә дә, шәхси тормышында да стахановчы булган дияргә мөмкин Асия апаны.
-Сез авыр да, мактаулы да тормыш юлы узгансыз. Барлык эш-гамәлләрегез, яшәү рәвешегез яшьләр өчен үрнәк булып тора. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Картлыгыгыз тынычлыкта үтсен, Ходай сезне тән һәм зиһен саулыгыннан аермасын, - диде район Башлыгы аңа бүләкләрне тапшырып.
90 яшь - озын гомер кебек тоелса да, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән бер мизгелдәй сизелмичә дә үтеп киткән. Ләкин бушка, әрәмгә узмаган. Яшәү мәгънәсе 15 оныгының, 18 оныкчыгының тормышында да ачык чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X