Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомергә сайлаган хезмәт

Хәтерлим әле, без үскәндә көчле җил чыкса, буран дуласа, ут чыбыклары тиз арада өзелеп, дөнья дөм караңгылыкка чума иде. Шөкер, ул чаклар артта калды. Табигать "шаярулары" нәтиҗәсендә хәзер линияләрдә бик сирәк очракларда гына өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин. Энергетика өлкәсе дә замана белән бергә атлый - районның һәр почмагында диярлек яңа...

Бер ай элек кенә армия хезмәтен үтәп кайткан улын Илдус абый: "Ял иттең, әйдә, эшкә чыгабыз", - дип үзе белән район электр челтәренә алып китмәсә, Илнур бүгенге көндә районыбызның алдынгы энергетикларының берсе булмас иде, мөгаен. Хәер, кем белә, бәлки бу һөнәр кечкенәдән аның күңеленә сеңеп калгандыр?! Балачагы, үсмер чагы өйләре белән янәшәдә генә булган подстанция территориясендә үткән дисәң дә хата булмас. Биредә электромонтер, соңрак мастер булып эшләүче әтисенең "хәлен белергә" еш кереп йөри ул. Үзе әйтмешли, иптәш малайлары белән кирәксезгә чыккан чыбыклардан атышлы уйнарга пистолетлар күп ясаган алар.
Армиягә кадәр үк хезмәт укытучысы булам дип техникумга укырга кергән Илнурның язмышы әнә шулай әтисенең алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсендә тамырдан үзгәрә. 33 елдан артык энергетика өлкәсендә хезмәт куйган Илдус абыйның юлын, эшен дәвам итеп, Илнур һава линияләрен ремонтлау буенча электромонтер вазыйфасын башкара. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә үзенә туры юл күрсәткән әтисенә, эшнең бар нечкәлекләренә өйрәткән остазы Рафаэль абый Мусинга рәхмәтле ул. Тора-бара Илнур үзенең бу өлкәгә вакытлыча гына килмәвен аңлый, алга таба да югары белем алырга кирәклеген күзаллап, техникумны тәмамлаганнан соң, читтән торып Ижевск шәһәрендәге авыл хуҗалыгы академиясендә укый, инженер-электрик дипломы ала.
Тырыш, дисциплиналы, иптәшләре арасында абруе, оештыру сәләте булган егетне җитәкчелек тә күрә. Һава линияләрен ремонтлау буенча 5 разрядлы электромонтер Илнур Мөбарәков бүгенге көндә энергетика җиһазларын ремонтлау участогы мастеры булып эшли.
-Әлбәттә, энергетикларның хезмәтен кулга тотып карап та, бәяләп тә булмый. Өйләребез якты, җылы икән, димәк, безнең хезмәт бушка китмәгән. Эшебез план нигезендә, эзлекле рәвештә бара. Киләсе елга безнең тарафтан кайсы участокта линия, җиһазлар алыштырылачагы, чыбыклар тарттырасы икәнлеге инде август аенда ук планлаштырылган иде. Егетләр белән графиктан калышмыйча, эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Шулай эшләгәндә генә линиядә өзеклекләр килеп чыкмаячак, - диде ул хезмәте белән таныштырып.
Игътибар иткәнегез бардыр, кеше кайда гына булса да, чит авыл-райондамы яки башка төбәктә сәфәрдәме, үз хезмәтенә, шөгыленә якын булган әйбергә игътибар итә, яңалык эзли. Минем бу фикерем белән әңгәмәдәшем дә килешә.
-Бер елны Сочига ял итәргә баргач, халык экскурсия вакытында автобус тәрәзәсеннән диңгез, табигатьнең матурлыгына хозурланып барса, мин ирексездән ут баганаларының торышын, чыбыкларны карап, тикшереп, анализлап бардым, - ди ул, елмаеп. -Яраткан шөгыль, һөнәр канга, күңелгә сеңә икән ул. Мин генә түгел, хатыным Нурсөя дә шуларга игътибар итә әле.
Гаиләдә ныклы гармония, мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу булганда, бер-береңнең хезмәтен әнә шулай бәяләп, аңлап яшәп буладыр. Ә бу сыйфатларның барысы да, күз тимәсен, Мөбарәковлар гаиләсендә бар. Илнур "Кояшкай" социаль приютта җитәкче урынбасары булып эшләүче Нурсөянең уңышларына куанып, аңа төрле яклап ярдәм итеп яши. Мәктәптә укучы уллары Руслан, Рөстәм өчен дә менә дигән әти ул. Эшеңдә хезмәтеңне күрә, бәяли белсәләр, гаиләңдә тынычлык-иминлек булса, бу тормышта тагын ни кирәк соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X