Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Еллар тыныч,имин булсын

Вакыт тизйөрешле поезд кебек алга чаба. Еллар бер-бер артлы мәңгелеккә китеп югалалар. Кемгә шатлык-уңышлар, кемгә хәсрәт- югалтулар китергән 2011 ел да артта калды. Алда яңа тукталыш - 2012 ел. Шушы елда дөнья бетәчәк икән, дип куркытмакчылар безне. Фараз кылучыларның сүзләренә караганда, моннан алдагы Аждаһа елында, ягъни 2000 елда ук "бетәргә"...

Киләчәккә юл тотканда адәм баласы үткәннәргә күз салырга күнеккән. Редакциябездә сакланучы "вакыт машинасы" - газеталар төпләнмәсе аша 2001 елга кайтып килик әле.
Изге эшләр белән башланып киткән ул: Лубянда мәчет ачылган. Редакция һәм типография өчен дә истәлекле ел булган: Кукмарада "Район газетасы: бүген һәм иртәгә" дигән темага республикакүләм семинар-киңәшмә үткәрелгән. Тик газетабызның киләчәге Кукмара типографиясе белән бәйле булмады: "Хезмәт даны" хәзер Казанда "Идел-Пресс"та басыла.
2002 елда "Энергосбыт" оешмасы электр энергиясен исәпләүче иске счетчикларны яңаларына алыштыру буенча киң масштаблы эш башлаган.
Тегү фабрикасының чаңгычылар костюмын кигән кукмаралыларны күргәч тә, 2002 ел искә төшә. Екатеринбургта узган киемнәр күргәзмәсендә әлеге костюм, яңа продукция буларак, Диплом белән бүләкләнгән иде. Җылы һәм уңайлы булганы өчен хәзер аны спорттан ерак торган кешеләр дә сатып ала. Шулай ук Россия күләмендәге балалар киемнәре күргәзмәсендә дә Дипломга лаек булган тегү фабрикасы.
Авыл хуҗалыгында да яңалыклар күзәтелгән. Беренче тапкыр Италия технологиясен кулланып, "Әсәнбаш", "Правда", "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында печәнне пресслап, полиэтилен белән төреп, һава кермәслек итеп саклауга куйганнар.
Барнаул шәһәрендә (Алтай крае) үткәрелгән "Сырлар - 2002" Бөтенроссия күргәзмә-конкурсында Кукмара сөт-май заводының "Нократ" сыры көмеш медаль яулаган. Әйтергә кирәк, конкурста Голландия һәм Франциянең данлыклы сыр осталары да катнашкан.
1 августтан пенсияләр 9 процентка арткан. Иң кечкенә пенсия 719 сум 40 тиен, хезмәт пенсиясенең иң зурысы 766 сум 16 тиен булган. Ә "Юбилейный" кинотеатрындагы кинога билет бәясе 4 сум торган. Әйе, кинотеатр булган һәм эшләгән әле ул чакта, хәтта ремонт эшләре дә башланып киткән. Халык кинофильмнарны өеннән чыкмый гына карауга күчте шул. Шәһәрләрдәге кебек 3Д форматындагы кинолар күрсәтелсә, балалар һәм яшьләр бүген дә кинотеатрга йөрерләр иде, бәлки.
2002 елның август азагында Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының III җыены башланып киткән, анда Кукмарадан да вәкилләр катнашкан.
Елның тагын бер мөһим вакыйгасын - октябрьдә Бөтенроссия халык санын алуны газета укучыларыбыз хәтерлидер әле. Шулай ук "СССР" дип язылган иске паспортларны яңасына алыштыру кампаниясе дәвам иткән.
Ул елны Мәскәүнең "Норд-Ост" театр үзәгендә тамаша караган кешеләрне чечен мөҗәһитләренең әсир итүе, шул чакта 118 кешенең һәлак булуы да без, кукмаралыларны, тетрәндерде. Террорчыларга карата нәфрәтебезнең чиге булмады.
Киләсе елларда мондый фаҗигаләр кабатлана күрмәсен инде. Барчабызга тыныч, имин тормыш насыйп булсын. Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен. Киләчәктә 2012 ел өчен газета төпләнмәсен актарганда "Нинди әйбәт ел булган" диярлек булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X