Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элек авыл кешесе эремчек суы эчеп исән калган

Бүген Россиядәге халыкның 75 проценты шәһәрдә ,ә калганы авылларда яши. Адәм баласы элек-электән үзенә яхшы урын эзләп, елга буйларында урнашкан, табигать кочагында яшәгән. Хәзер авыллар үлә бара. Авылыбыздан гаиләле яшьләребез дә яңа урында оя корырга дип китеп бара. Ирексездән әнинең әйткәне искә төшә: "Кызым, элек авылда кеше эремчек суы эчеп...

Бүген Россиядәге халыкның 75 проценты шәһәрдә ,ә калганы авылларда яши. Адәм баласы элек-электән үзенә яхшы урын эзләп, елга буйларында урнашкан, табигать кочагында яшәгән. Хәзер авыллар үлә бара. Авылыбыздан гаиләле яшьләребез дә яңа урында оя корырга дип китеп бара. Ирексездән әнинең әйткәне искә төшә: "Кызым, элек авылда кеше эремчек суы эчеп исән калган". Китәргә сәбәпләр булса да, без авыл халкы санын арттырырга дип калдык. Югыйсә, күндәм халыкны өч тиенгә эшләтеп, тилмертүне хуп күрәләр югарыдагы түрәләр. Әле шулай да мескен авыл халкы түләмәгән хезмәт хакына да ризалашып чәчү, урып-җыю эшләрендә катнаша. Элек крестьяннарга да көндәлек ашарына икмәк биреп кайтарганнар, ә хәзер? Бабаларыбызның инвентарьләре, мал-туарлары белән төзегән колхозлар юкка чыкты.

Әле шуны әйтеп үтәсе килә, авылыбыз конторасыннан әрмәннәргә тулай торак ясадык һәм мунча салдык. Кичләрен күрше мари авылларыннан килгән кызлар белән исерткеч эчемлекләр кулланган чит милләт вәкилләреннән ни көтәргә иде соң безгә? Авылыбызга гаиләләре күченеп кайтып, демография мәсьәләсен хәл итсәләр дә безне яклаучы булмаячак. Күреп торасыз бит, Азия халкы да кысрыклап килә. Кайсыбызның Кытай җиренә барып помидор, кыяр үстергәнебез бар? Сугышып торасы да юк, Россияне алар яулый. Яшьләребез калага китсә китсеннәр, бәлки, Итуруп, Кунашир, Шикотан, утрауларын тулыландырырлар, югыйсә, японнар алырга мөмкин бит. Ә без эремчек суы булса да эчеп яшәрбез әле.

Әлфия ГАРИПОВА, Мәчкәрә урта мәктәбенең георография укытучысы

фото: rybinsk-onse.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыллар авыл кешесе

erid: 2VtzqxWHLUk