Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ел тәрбиячесе – 2011”

Узган атнада Зур Кукмара авылының "Шатлык" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2011" бәйгесенең район туры узды. Әлеге чараны район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм мәгариф идарәсе оештырды.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә күп эшләр башкарылуга да карамастан, сабыйлар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларының саны елдан-ел арта бара. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның 11 аенда Татарстанда балалар катнашында 571 һәлакәт булган, аларда 25 баланың гомере өзелгән, 587се төрле тән җәрәхәтләре алган. Район территориясендә исә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында килеп чыккан 5 һәлакәттә 5 бала зыян күрде. Сабыйларның үлеменә китерүче төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламыйча хәрәкәт итү, иминлек кагыйдәләрен үтәмәү тора. Махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә юлга чыгуның да ахыры күп вакыт аяныч тәмамлана.
Район мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Раушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның күбесе светофор, юл билгеләрен бик яхшы белә. Бу, әлбәттә, эзлекле эш алып бару нәтиҗәсе.
-"Иң яхшы ел тәрбиячесе"н ачыклау махсус программа кысаларында уздырылды. Бәйгенең I этабында тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләрен чагылдырган хезмәтләр тәкъдим иттеләр. Анда юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес эшкәртмәләре, бакчада үткән чараларның планнары урын алган иде. Конкурсның икенче өлешендә тәрбиячеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белүләре тикшерелде. 10 минут эчендә 20 сорауга җавап табу җиңел булмады, билгеле. 7 конкурсант, югары балл туплап, бәйгенең йомгаклау турына чыкты,- ди ул.
Ике этапны да уңышлы узучылар "Шатлык" балалар бакчасына җыйналды. "Мин үз эшемнең остасы" дигән беренче бәйгедә һәркем үзе белән таныштырды. Презентацияләрнең барысы да зәвык белән, уйлап эшләнелгән иде. Берсеннән-берсе матур рәсемнәр, аудио, видеоязмалар да файдаланылды әлеге өлештә. Хезмәт эшчәнлеген тәкъдим итүдә конкурсантлар балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә күптөрле уен элементлары файдалануларын ассызыкладылар. "Үзәк урамга, спорт мәктәбенә ясалган экскурсияләрнең, ЮХИДИ инспекторлары белән очрашуларның да файдасы зур",- диләр алар.
Көн дәвамында барган чарада чын мәгънәсендә рухи азык алдык, балалар тәрбияләүдә кулланылучы яңа төр эш алымнары белән таныштык. Бәйгедә катнашучыларның барысы да "Ел тәрбиячесе" титулына ия булырлык. Өч этапның да балларын бергә кушканнан соң, беренчелеккә поселокның 4нче номерлы балалар бакчасыннан Гөлназ Билалова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә 1нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасыннан Ләйлә Исмәгыйлева, 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Рәйханә Степановалар бүлеште. Номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. "Юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүче" титулына Гөлия Шәймәрданова (10нчы номерлы "Ромашка" балалар бакчасы) ия булды. Визит карточкасында Светлана Матниязова (2нче номерлы "Чулпан" бакчасы), педагогик системаны презентацияләүдә Эльвира Галәветдинова (8нче номерлы "Гөрләвек" балалар бакчасы), беренче тур нәтиҗәләре буенча Илзирә Корбановага (6нчы номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы) тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Гөлназ Билалова район данын яклап "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче ел тәрбиячесе" конкурсының республика турында катнашачак. Уңышлар юлдаш булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk