Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуңгызларда африка чумасы

Быел бу чирнең Русиядә 43 тапкыр баш калкытуы күзәтелгән. Африка чумасының бик тиз таралуы һәм зур икътисадый зыян китерүе билгеле. Әлеге вирус бик чыдам: туфракта 180 көнгә, иттә - 5-6 айга, 5 градус җылылыкта 5 елга кадәр саклана. Инфекция чыганаклары: инфекция йоктырган хайваннар, авыру хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган азык, көтүлекләр,...

Быел бу чирнең Русиядә 43 тапкыр баш калкытуы күзәтелгән. Африка чумасының бик тиз таралуы һәм зур икътисадый зыян китерүе билгеле. Әлеге вирус бик чыдам: туфракта 180 көнгә, иттә - 5-6 айга, 5 градус җылылыкта 5 елга кадәр саклана.
Инфекция чыганаклары: инфекция йоктырган хайваннар, авыру хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Вирусны таратучылар: авыру яки үле дуңгыз белән контактта булган кошлар, кешеләр, йорт һәм кыр хайваннары, кимерүчеләр, тире паразитлары. Чуманың инкубация чоры 2-9 тәүлеккә сузылырга мөмкин. Ул яшен тизлегендәге, кискен, кискен диярлек һәм сирәк очракта хроник төрләргә бүленә. Беренче очракта хайваннар авыру билгеләреннән башка бик тиз үләләр. Кискен булганда - терлекнең тән температурасы 40,5-42 градуска җитә, тыны кысыла, йөткерә, коса, арткы аяклары параличлана. Борын һәм күзләреннән лайлалы-үлекле бүлендекләр, кайчак канлы эч китү, ешрак эч кату күзәтелә. Авыру хайваннар күбрәк ятып торалар, авырдан торып йөриләр, тиз арыйлар. Арткы аякларының хәлсезлеге сизелә, башлары салынган, койрыклары сузылган, сусаулары күзәтелә. Ботларының эчке якларында, корсакта, муенда, колак төпләрендә кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә. Авыру дуңгызлар арасында үлем 50-100 процентка җитә. Исән калганнары гомерлек вирус йөртүчеләр була.
Әлеге йогышлы авыру чыккан урын яки районда кичекмәстән карантин игълан ителә. Африка чумасын йоктырган хайванны дәвалау тыела. Дуңгызларны кан чыгармыйча юк итәләр, үләксәләрен, тиресне, азык калдыкларын һәм кыйммәтле булмаган инвентарьны яндыралар яки 2 метрдан да ким булмаган тирәнлеккә күмәләр. Бинада, утарда 3 тапкыр дезинфекция, шулай ук дезинсекция һәм дератизация үткәрәләр.
Дуңгызларны бу урында үрчетү, карантин беткәннән башлап, бер елдан соң гына мөмкин. Алай да ветеринария-санитария чаралары сыйфатлы итеп үткәрелгән чакта гына.
Россиядә эпизоотик хәл киеренке булып кала, вирус үтеп керү куркынычы Татарстанга да яный. Шуңа күрә түбәндәге чараларны күрү тәкъдим ителә:
-дуңгызчылык булган хуҗалык җитәкчеләренә бу тармакны "ябык" эш режимына күчерергә;
-шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәскә;
-дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә;
-азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска;
-хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска;
-һәр декада саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга;
-дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенмичә читтән дуңгызлар алып кайтмаска, дуңгызларны ветеринар тикшерүгә, вакцинацияләүгә һәм ветеринария белгечләре тарафыннан башка эшкәртүләргә китерергә;
-дуңгызларның авырып китүен сизгән очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, дуңгызларны аерым ябып куярга, сугымны һәм барлык төр хайваннарны (кошларны да кертеп) һәм аларның сугым продуктларын (ит, дуңгыз мае, тире, каурый, мамык һ.б.) сатуны туктатырга.
Сораулар туган очракта Кукмара дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез. Телефоны: 2-76-04.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk