Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чуллы авылындагы метеостанция Кукмарадагы һава торышын билгели

Кукмара районында аяз һава, температура плюс 32 градус, җил көньяктан, 15 метр/секунд тизлектә. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 750 миллиметрын тәшкил итә. Дымлылык 65 процент... Тагын 3 сәгатьтән Кукмарада нинди һава торышы булачак? Моны белү өчен без Чуллы авылы янында сафка баскан автоматик метеорология станциясенә юл тоттык... Әлеге метеостанциянең Туембаш җирлегенә...

Кукмара районында аяз һава, температура плюс 32 градус, җил көньяктан, 15 метр/секунд тизлектә. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 750 миллиметрын тәшкил итә. Дымлылык 65 процент... Тагын 3 сәгатьтән Кукмарада нинди һава торышы булачак? Моны белү өчен без Чуллы авылы янында сафка баскан автоматик метеорология станциясенә юл тоттык...

Әлеге метеостанциянең Туембаш җирлегенә караучы Чуллы авылы янында куелуы юкка түгел. Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит идарәсенең баш инженеры Сергей Маяков хәбәр итүенчә, моңарчы безнең төбәктәге һава шартларын билгеләү бөтенләй мөмкин булмаган.

-Хәзерге вакытта Россия гидрометеоүзәгенең күзәтчелек челтәре модернизациянең икенче этабын кичерә. Әлеге уңайдан, без рельефы катлаулы һәм чик буйларында урнашкан авылларга метеостанцияләр урнаштыра башладык. Алар ярдәмендә кайда-нинди һава торышы булуын гына түгел, ә җил-давыл, штормнар турында да мәгълүмат белеп була. Татарстан буенча мондый станцияләр әлегә 6 урынга куелган. Кукмарага якын урнашканнары Мамадыш һәм Саба районнарында, - ди Сергей Маяков.

Метеостанция ничек эшли соң? Биредә тәүлек буе, төгәлрәге һәр өч сәгать саен автоматик рәвештә приборлар һава торышы турында мәгълүмат ала һәм аны Мәскәүдә урнашкан Росгидрометеоүзәккә, Кукмара хакимиятенә һәм МЧСка җибәреп тора. Чуллыда урнашкан әлеге метеостанциянең үз коды бар һәм ул Россиянең синоптик картасына да кертелгән. Тик бу метеостанция явым-төшем күләмен җәен генә билгели, аның кар-буранны "үлчәү" мөмкинлеге каралмаган.

-Ни өчен һәр өч сәгать саен? Мондый метеостанция алдагы көннәр өчен дә һава торышын җиткерә аламы? - дип тә сораштырдым Сергей Маяковтан.

-Шторм, җил-давыл килүен белү өчен һәр өч сәгать саен көн температурасы, атмосфера басымы, явым-төшем, җилнең кайсы яктан һәм нинди тизлектә исүен, дымлылыкны тикшереп торырга кирәк. Бу - боларны ачыклау өчен кирәкле булган стандарт вакыт арасы. Моңарчы без Кукмара ягындагы һава торышы үзгәрешләре турында берни белми идек. Район хакимиятенә рәхмәт, алар безнең мөрәҗәгатебезне шундук хупладылар.

-Чуллы халкы метеостанциянең нурланышы булмас микән дип тә борчылган. Аның кеше сәламәтлегенә зыяны бармы?

-Әлбәттә юк, чөнки биредә гади электрон термометрлар, датчиклар тора. Мәскәүгә мәгълүмат исә гади радиомодем аша китә.

Метеостанциягә карата Чуллы халкы фикере белән дә кызыксындык.

-Биредә кәрәзле телефон станциясе булыр, нурланыш таратыр дип, башта борчылдык. Хәзер аның зыянсыз булуын белдек. Безгә метеостанция комачау итми, эшләсен генә, - ди Минзилә Насыйбуллина.

Метеостанциягә иң якын йорт хуҗасы Мәхмүт Зыятдинов та авылга нурланыш төшүеннән курыккан.

-Мин көн саен юлда йөргәч, өйдән чыкканда һава торышы нинди булыр икән дип уйланам. Кызганыч, метеостанциядә махсус электрон экран юк. Безгә читтән генә һава торышын күзәтү бик уңайлы булган булыр иде, - ди ул.

Рәмилә Минһаҗева исә метеостанция турында куелып беткәч кенә ишеткән.

-Быел мәктәпне тәмамладым, Казанга укырга кереп йөрдем. Шуңа күрә метеостанция турында уйларга да вакытым булмады. Хәер, метеостанция куелуы турында күпләр ишетми дә калгандыр. Җәй буе бөтен кеше бакчасында кайнашты... Беркөнне авылны чыгып барганда аны урнаштыруларын күреп калдым. Әлеге җайланма җил-давыл буласын алдан хәбәр итә, ди бит. Димәк, мин укырга киткәч, өйдәгеләр өчен борчылмасам да була. Чөнки метеостанция ярдәмендә кешеләр саклану чараларын алдан күрә алачак, - дип сөйләде Рәмилә.

Хәер, Туембаш җирлеге башлыгы Илфат Гарипов әйтмешли, үзебездә булган һава торышын белү уңайлы, әмма табигать афәтләреннән Аллаһ сакласын инде!

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

фото: http://www.primgidromet.ru/news?year=2010&month=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X