Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөяр авылында яшәүче 100 яшьлек Евдокия әби үзенең ХТЗ тракторын сагына

Әзрәк егәре булса һәм күзе дә яхшырак күрсә, бүген дә ХТЗына сикереп менеп, туган авылының басу-кырларын иңләргә чыгып китәр иде ул. Әмма сәламәтлеге какшаурак - өй эчендә аз-маз йөрерлек кенә шул. Ә йөрәге - йөрәге һаман яшьлектә: ду китереп, ир-егетләрне дә көнләштерерлек итеп тракторда эшләгән чорында. ...-Хәлләр ярый хәзергә, аяк...

Әзрәк егәре булса һәм күзе дә яхшырак күрсә, бүген дә ХТЗына сикереп менеп, туган авылының басу-кырларын иңләргә чыгып китәр иде ул. Әмма сәламәтлеге какшаурак - өй эчендә аз-маз йөрерлек кенә шул. Ә йөрәге - йөрәге һаман яшьлектә: ду китереп, ир-егетләрне дә көнләштерерлек итеп тракторда эшләгән чорында.

...-Хәлләр ярый хәзергә, аяк кына шешеп китте әле, төзәлер, нык шешмәде, - дип, караватта утырган килеш каршы алды Евдокия апа безне.

Бүгенге көндә ул сеңлесе Серафима, улы Валентин, оныгы Олег белән газ, су кермәгән өйдә яшәп ята. Заманында гөрләп торган, 44 хуҗалыгы булган Бөярдә бүгенге көндә... 3 өйдә генә ут яна һәм барлыгы 7 кеше яши. Җәйге дачаларына кайтучыларны да исәпләсәң, 6 хуҗалыкны санарга була.

Әмма алар цивилизациясез тормышка ияләнгән инде. Шуңа зарланмыйлар да. Чын мәгәр, өлкән яшьтәге апалардан бер сыкрану сүзе ишетмәдем. Чөнки, үзләре әйтмешли, шуның кадәр хезмәт белән "агуланганнар" инде алар, бүген чакырсалар, ике дә уйламыйча "калхуз"га эшкә чыгарлар иде.

Балачагын ул өч яшеннән хәтерли. "Әнәй мине энеләренә илтеп куйган иде, әтәй сугыштан кайтып (Беренче Бөтендөнья сугышыннан. -авт.) килеп алды", - ди ул. Аннан соң яп-яшь килеш уракка чыккан көне дә исендә:

-Иртәнге якта унар кеше рәттән басып ашлык ура башлаган идек, төштән соң машина килде. Ул үзе урып, көлтәләрне берәм-берәм җиргә ташлап бара, без шуларны җыябыз. Шул көнне 8 гектар җирнең ашлыгын җыеп бетергән идек, - диде ул бала чагын искә алып.

22 ел тракторчы булып эшли Евдокия апа. "Самолет" хуҗалыгының куян, тавык фермаларында да хезмәт куярга туры килә үзенә. Әмма тормышының иң күркәм чоры дип, авыр булса да, тракторда эшләгән вакытын атый. Шуңа да сүзебез гел шул еллар турында барды. Тракторга төгәл ничә яшендә утырганын исәпләп чыгара алмасак та, Евдокия апаның техникага булган карашына, барысын да исендә калдыруына таң калдым.

-Ничә ел эшләгән булганмындыр инде белмим, 1939нчы елда, 26 яшемдә Мәскәүгә ВДНХга җибәрделәр мине, - ди ул. -ХТЗ тракторы белән 122 гектар җир эшкәрткән өчен зурладылар. Бик яратып эшләдем мин тракторда, МТС директоры Вәлиев абый да хезмәтемне күрә белде. Сугыш елларында Чишмәбаш басуларында 2шәр көн ач килеш җир эшкәртә идек. Ул чакларда да тракторым сәгать шикелле эшләде, ватылып интектермәде. Норма көнгә 6 гектар булса, мин аны гел арттырып үтәдем. Сукам да бик көйле, артымнан җир тырмалаган шикелле кала иде. Шуңа күрә бервакытта да эшемне бракка чыгармадылар. Кайда кушсалар - шунда бардым. Берсендә Вәлиев: "Тракторың ник әкрен бара?" - дип сорый. "Поршень кирәк" - дим. Сүтәргә кушты, ә үзе карап тора. Чалкан яткан килеш шатунны сүттем, поршень бушаган булган, ул башыма төште. Поршеньны эләктердем, картерны яптым, автолны салдым. Ярты әйләнештән, гөлт итеп, тракторым кабынып та китте, зәңгәр төтеннәр чыгарып, сәгать шикелле гөрләп эшли дә башлады. Янымда басып торган агроном тракторчылар курсына җибәрде, гомерем буе укый-яза белмәсәм дә, "5"легә бетереп кайттым мин аны. Хәзер дә каршымда ХТЗым торсын - сүтеп җыям.

Шаккатарсың, боларның барысын да 100 яшьлек әби сөйләсен әле! Кызганыч, ул елларның фоторәсемнәре генә сакланмаган.

Шунысы кызык, Евдокия апа үзенең 100 яшьлеген каршы аласын алдан ук белеп, күзаллап яши. Авылдашлары: "Әүдәтти моннан 10-15 еллар элек үк, 100 яшемне урман посодкасына менеп бәйрәм итәрбез - җырлап-биеп күңел ачарбыз, дип әйтә торган иде", - диләр. Урманга ук барырлык көче юк инде аның, әмма үзе әйтмешли, "бик тиз килеп җиткән 100 яшен" гаиләсе, якыннары белән бер табын артында билгеләп үтәргә егәре бар әле. Күз тимәсен!

Районыбызда бер гасырдан артык гомер иткән Күкшелдә яшәүче Минҗиһан Вәкилева март аенда үзенең 100 яшен билгеләп үтсә, районыбызның иң өлкән кешесе - Аш.-Буҗида туып-үскән Камилә Мортазина, кызганычка каршы, үзенең декабрь аенда тулачак 105 яшьлеген тутыра алмады, күптән түгел вафат булды. Кукмарада яшәүче Пелагея Григорьевага сентябрь аенда 100 яшьлек юбилеен каршы алырга язсын иде.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әби Бөяр авылы 100 яшь

erid: 2VtzqxWHLUk