Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борай: тәмле дә, файдалы да

Быел "Агрохимсервис" предприятиесе каршындагы "Партнер" ширкәте ел саен Мәскәүдә үткәрелә торган "Алтын көз" россиякүләм агропромышленность күргәзмәсендә үзләре җитештергән борай ярмасын тәкъдим итеп, аннан Диплом алып кайтты. Районыбызда әлеге культура шактый еллардан бирле игелә, аны аеруча өлкән буын кешеләре яратып куллана. Кукмаралылар пешергән борай бәлешләренең даны да еракларга таралды. Әмма бу...

"Агрохимсервис" предприятиесенең генераль директоры Валерий Тимофеев белән әңгәмәбез шул хакта.
-Валерий Федорович, белгәнебезчә, элеккеге заманнарда борай боткасы төп азыкларның берсе булып саналган. Хәзерге вакытта нигә бу культурадан читләштеләр?
-Акрынлап кешелек әлеге культурага - бөтенләй югалу дәрәҗәсенә җитеп, аннан яңадан торгызылган үсемлеккә әйләнеп кайтачак. 10-15 ел элек Европада борайдан төрле ризыклар әзерли башладылар. Аны "сәламәт туклану" кибетләрендә саталар. Ботка, аш яки ипидән тыш, аның оныннан десертлар да әзерләргә мөмкин. Ул Һиндстанда һәм Италиядә дә бик популярга әйләнде, хәтта "кыяклы культураларның кара уылдыгы" дигән исем алды. Россиядә дә - Татарстанда, Дагестанда, Башкортостанда борайны яңадан игә башлаучы хуҗалыклар бар. Ә безнең предприятие аны быел 300 гектарда үстерде, уңышы да яхшы булды. Шулай ук ул районыбызның "Дружба" агрофирмасында игелә, күрше Мамадыш, Балтач районнарында да әлеге культурага өстенлек биргән хуҗалыклар бар.
-Нигә аны "кыяклыларның кара уылдыгы" дип атыйлар икән?
-Чөнки борайдагы кебек кабатланмас тәм һәм үзенчәлекле сыйфат бер генә кыяклы культурада да юк.
-Аның файдалы үзенчәлекләре нәрсәдә соң?
-Россиядә XVII-XVIII гасырларда борай үзенең туклыклылыгы һәм үстерүдә гадилеге ягыннан популяр булган. Борай боткасыннан тәмле чикләвек исе килә һәм ул бик файдалы. Хәтта дәва үзлегенә дә ия дип исәпләнелә. Чөнки борайда аксым күләме башка культуралардан 27-37 процентка күбрәк. Җилемсә (клейковина) аксымында кеше организмы өчен алыштыргысыз булган 18 аминокислота бар, аларның гомуми күләме бодай продуктларына караганда 1,5-2 тапкыр, ә микро-макроэлементлар 1,2 һәм 6 тапкыр артып китә. Гади бодайга караганда анда тимер, протеин, В группасы витаминнары да күбрәк. Составында җилемсә түбән булу сәбәпле, глютенга аллергиядән интегүчеләр аны үз диеталарына курыкмыйча кертә алалар. Күп диетологларның фикеренчә, нәкъ менә борай кебек кеше тарафыннан үзгәртелмәгән хромосомнар җыелмасына ия булган үсемлекләрне азык буларак кулланудан туктау халыкның сәламәтлеге елдан-ел начарлана баруга китерә. Борай культурасы минераль ашламаларга бәйсез, алар басуга минималь күләмдә генә кертелә, ә гербицидлар, инсектицидлар бөтенләй кулланылмый. Шуңа да безнең басуларда игелгән борай экологик яктан чиста продукт булып санала. Ә соңгы елларда, белгәнебезчә, табигый, экологик чиста продуктларга игътибар артты. Диетологлар борайның файдалы яклары турында сөйли, пешекчеләр аннан төрле ризыклар хәзерли башладылар.
-Димәк, борынгы бабаларыбыз аңа дөрес бәя бирә белгәннәр...
-Әйе, галимнәр фикеренчә, борайга 6000-8000 яшь. Ул Гомер поэмаларында, Геродот, Теофрас, Колумбелл хезмәтләрендә телгә алына. Ә Россия территориясендә ул безнең эрага кадәр V гасырдан билгеле. Америкага исә 1899 елда Ярославль губернасыннан кергән. Европа илләрендә дә аны "рус продукты" дип атап йөрткәннәр. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң борай турында бөтенләй онытканнар дияргә мөмкин. Чөнки аның урының уңдырышлылыгы бермә-бер югары булган, башактан чиста итеп суктырыла торган бодай яулап алган. Ә борай чәчәк һәм башак кабырчыгы белән бергә суктырыла, шуңа аны махсус тегермәнендә генә тарттырырга мөмкин. "Партнер" җәмгыятендә мондый тегермән дә, ярма яргыч та бар. Борай игү белән шөгыльләнүче башка хуҗалыклар да аны эшкәртергә безгә алып киләләр.
-Валерий Федорович, чит районнарда яшәүче таныш-белешләр арасында борай ярмасын каян табып була, дип кызыксынучылар бар. Аны сатуга чыгарасызмы?
-Әйе, ярдырылган борай ярмасын быел махсус капларга тутырып, сатуга чыгара башладык. Озакламый борай оныннан токмач җитештерә башлыйбыз, хәзер моның өчен кирәкле документлар туплана. Бу төр продукцияләрне сату нокталарыннан да, "Партнер" җәмгыятеннән дә сатып алырга мөмкин. Без җитештерү-сәүдә өлкәсендә яңа партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X