Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Билгесез ерткыч, кем син? - 2

Газетабызның узган саннарының берсендә әлеге исем астында Купка авылында билгесез җанварларның кош-кортларны, йорт куяннарын юк итүен язган идек. Шөкер, ул як халкын куркуга салган әлеге җанварларның башка зыян китерүләре турында хәбәрләр булмады үзе. Әмма, купкалылар тасвирлаган кебек эткә охшаган җан иясе үткән атнада Кукмараның Гагарин урамында күренгән. Алай гына да...

Илгиз абыйны редакциягә чакырып: "Кем күрде, ничек тота алдыгыз, хәзер ул хайван кайда?" - дип үзебезне кызыксындырган бер кочак сорауга күмеп ташладык һәм кесә телефонына төшереп алынган хайванның фоторәсемен (рәсемдә) бик кызыксынып карадык.
Илгиз абый безгә түбәндәгеләрне бәян итте:
-Үткән ял көнне иртәнге сәгать 6нчы яртыларда күршем Зина тавыклар кычкырышкан тавышка бакча ягына чыга һәм аксыл төстәге эткә охшаган бер хайванның безнең бройлер чебиләр асрала торган урында сетка астын казып торганын күрә. Таш атып ул аны куып җибәрә.
Иртәнге сәгать 7дә чебиләр янына чыккач, җирдә иң элек өч айлык бройлер чебинең үлеп ятканын күрдем. Аны-моны уйламыйча, алар янына кереп барганда, тавык-чебешләрнең кычкырышкан тавышы ишетелде. Карасам, эт шикелле бер хайван алар янында йөри. Ул читлеккә тәрәзә аша кергән дә, тәрәзә ябылган һәм эчтә калган. Ә ишеге кире якка гына ачылганлыктан, ул аны ача алмаган. Бройлерның канын гына эчкән ул, чебидә бер кан әсәре калмаган, ап-ак иде. Башка бер җиренә тимәгән. Бу җанварны карарга күрше-күлән, таныш-белешләр күп килде. Төлке белән эт кушылмасы бу, дигән фикерне әйтүчеләр дә булды. Мин аны, хайванны үтерергә кул бармый, дип чыгарып та җибәрергә уйлаган идем, әмма юк итәргә киңәш иттеләр. Аучы Райнур килеп аны "йоклатты" да, үле гәүдәсен чебеннәр җыелганчы дип капчыкка салып, маллар чүплегенә илтеп ташладым. Күршем Зина күргәне аксыл төстә булса, безгә кергәне сары иде. Колаклары этнекеннән зур, тырпает тора, йөзе дә, гәүдәсе дә этнеке шикелле, ә койрыгы төлкенеке кебек, 40 сантиметр чамасы, тиресе дуңгызныкына охшаган, кыска йонлы, гәүдәгә дә ябык түгел, көр. Авырлыгы 20 килограмм иде. Мин аңа сәнәк белән килә башлагач, чинамады, ә "у-у" дигән тавыш кына чыгарды. Ике көн алда бездән берничә өй арырак булган бер күршенең дә өч тавыгына зыян салып, канын суырып чыгып киткәннәр.
Илгиз абый шушыларны сөйләп чыгып киткәч, барыбер табышмак әле бу дигән фикергә килдек. Эт белән төлке кушылмасы булгач, ник чи итне ашамаган соң ул, гадәттә эт тә, төлке дә ит ашый, ләбаса.
Кыскасы, сүзебезне йомгаклап, газета укучыларыбызга тагын шул ук киңәшне әйтәбез: төнгә каршы тавык-чеби, казлар, куяннар асрала торган урыннарыгызны яхшылап ябып куйсагыз, зыян китерүче булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk