Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет өчен күп кирәкми

Зур Кукмара авылында яшәүче, үзенең 35 ел гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган Җиһаншина Рәйханә Рафаэль кызына шушы көннәрдә 55 яшь тула.

Туган авылы Өркештән сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң чыгып киткән кызның хезмәт юлы унбиш яшендә үк Кукмарадагы алтынчы тегү фабрикасында башлана. Эшли дә, читтән торып кичке мәктәптә укуын да дәвам итә ул.
-Урта белем алгач, әтиемнең бертуган сеңлесе Флера апаның киңәше белән Казан кооператив техникумына укырга кердем. Мәктәптә яхшы билгеләргә өлгергәнлектән, югары уку йортында да укырга мөмкин булгандыр инде, әмма ул вакытта кем уйлап торган?! Техникумда экономист белгечлеге алып, кабат Кукмарага кайттым һәм район кулланучылар җәмгыяте кибетендә эшли башладым. Шул көннән бирле сәүдә өлкәсендә инде мин, - ди юбиляр.
Рәйханә ханым 1992-98 елларда базар эчендәге кибеттә мөдир вазыйфасын башкара, бераздан үз эшен ача. Шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, эшне башлап җибәрү гүзәл зат өчен бер дә җиңелләрдән булмый, билгеле:
-Беренче елларда бераз куркытты. Әмма кечкенәдән тәвәккәл булгангадырмы, килеп туган каршылыкларны җиңеп чыга алдым. Базарда ачылган сәүдә ноктасында азык-төлек продуктлары белән сату иттек. Бүгенге көндә районыбызның Үрәсбаш авылында - бер, бистәбездә ике кибет, ике сәүдә ноктасы уңышлы гына эшли. Товарларның барысын да диярлек Казаннан алып кайтабыз, ассортимент зур - күңелең ни тели, шул бар. Аллага шөкер, кибетләргә халык бик теләп йөри - эшмәкәр өчен сатып алучыларның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә зуррак бәхет юктыр ул, минемчә.
Узган ел поселокның Нур Баян микрорайонында элеккеге "Балкыш" кибете урынына яңа сәүдә ноктасы ачылды. Рәйханә Рафаэль кызы әлеге кибеткә яңа "сулыш өрде" дисәк тә ялгыш булмас. Тулысынча ремонтланган, ишекне ачып эчкә узуга чисталык бөркелеп торучы сәүдә ноктасына керсәң, чыгасы да килми. Аерым кондитер бүлеге булганлыктан, берсеннән-берсе мөлаем сатучы кызлар көн дәвамында яңа гына пешеп чыккан өчпочмак-пәрәмәчләр, пирогларны тәкъдим итеп кенә торалар. Кибет янәшәсендә үк ачылган даруханә өчен дә микрорайон халкы сөенеп бетә алмый - теге яисә бу дару өчен үзәккә йөгерәсе түгел бит...
-Заказлар белән дә камыр ашлары әзерлибез, - ди эшмәкәр. - Йорт токмачларына, пилмәннәргә, бәлеш, гөбәдияләргә заказлар һәрчак булып тора. Пирогларга да төрлелек зур.
Рәйханә ханымның эше гөрләп баруда гаиләсенең дә өлеше зур, әлбәттә. Район үзәк дәваханәсендә табиб булып эшләүче, халык сәламәтлеге сагында торучы тормыш иптәше Ринат Габделхәй улы аның өчен төп терәк кенә түгел, яклаучы һәм саклаучы да. Кибеткә ремонт эшләрен башкаруда да башлап йөри, "Ассорти"ның балкып торуында Ринат әфәнденең өлеше бәһаләп бетергесез.
Тормыш яме - балаларда. Җиһаншиннарның иң зур сөенечләре - башкалада яшәүче кызлары Руфинәнең гаиләсе.
-Кызыбыз - балалар табибәсе, Казан медицина университетының педиатрия бүлеген тәмамлады, хәзерге вакытта улын тәрбияли. Киявебез Ренат исә прокуратура өлкәсендә хезмәт куя, - ди юбиляр. - Балалар сау-сәламәт була күрсеннәр, Ходай бәхетләрен ким итмәсен - бар теләгебез шул.
Вакыт үз көенә ага да ага. Артка борылып карасаң, күпме эшләр башкарылган, үрләр яуланган. Рәйханә Рафаэль кызы да үзенең 55 яшьлек юбилеен тыныч күңел белән каршылый. Эшендә бар да уңай, тормышы түгәрәк - хатын-кызга бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk