Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Хәдичә-Катя апабыз

Яраткан беренче укытучыбыз, хәреф танырга һәм матур итеп язарга өйрәткән Никитина Екатерина Александровнаны күптән түгел 90 яшьлек юбилее белән котларга җыелдык. Улы Илдар, килене Нина безне бик җылы каршы алдылар, мул итеп табын әзерләгәннәр иде, рәхмәт яугырлары.

Екатерина Александровна Кайбыч районының Ян-Суренск авылында 1921 елның 21 декабрендә дөньяга килә. Үткән гасырның 40нчы елларында Ядегәр җидееллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. География, рус теле һәм әдәбияты, тарих фәннәреннән дәрес бирә башлый. Тормыш һәм вакыт шулай әкрен генә үтә тора, 1940-41нче уку елы да узып китә. Көтмәгәндә Гитлер Советлар Союзына каршы сугыш башлый. Сугыш чорында да мәктәптән аерылмый Катя апа. Мәктәптән соң колхоз эшенә дә йөри.
Сугыш бетеп бер ел узгач, 1946 елда сөйгән егете Вагыйз абый исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Озак та тормый, мулла чакыртып, никах укыталар. Менә шушы никахта мулла Екатерина Александровнага Хәдичә дип исем куша. Шуннан соң авылдашлары аңа ягымлы итеп "Хәдичә апа" дип эндәшә башлыйлар.
Бер-бер артлы өч малай, бер кыз табып үстерәләр. Уллары Илсур, Айдар һәм кызлары Әлфиядән соң төпчек уллары Илдарны Хәдичә апа соң гына - 46 яшендә таба.
60нчы елларда Ядегәр җидееллык мәктәбен сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртәләр. Шул вакыттан башлап 1976 елга кадәр, пенсиягә киткәнче, Хәдичә апабыз башлангыч сыйныфларда белем бирә.
Әйбәт кенә эшләп, яшәп ятканда, 53 яшендә Вагыйз абый аны калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Вакыт дигән нәрсә бер дә туктый белми, һаман алга таба бара. Ике дистәләп еллар узгач, Хәдичә апабызга тагын да авыррак хәсрәтләр килә. Бер-бер артлы дип әйтерлек ике улы - Илсур белән Айдары тормыш иптәшләрен, балаларын ятим итеп, якты дөньядан китеп баралар. Монысы Хәдичә апага аеруча авыр сынау була. Ничекләр түзгәндер ана йөрәге, билгесез.
Хәзерге көндә безнең яраткан укытучыбыз Катя-Хәдичә апабыз улы Илдар, килене Нина, оныклары Эльвира, Гөлшат тәрбиясендә муллыкта, татулыкта яши.
Әлеге бәйрәмне оештыручы һәм башлап йөрүче Ядегәр авылы җирлеге сәркатибе Гөлнур Мөбарәкшина булды, бик зур рәхмәт аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk