Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер мәктәптә өч вундеркинд

Кукмара 3нче урта мәктәбенең 7 "б" сыйныфында быел беренче сентябрь көнне ике бала дәрескә килмәгән иде. Моның өчен беркем дә пошынмады. Җитәкчеләре Миләүшә Мансур кызына гына сыйныфы бушап калган төсле тоелды. Укуда да, спортта да бик актив, дәресләрдән тыш үткән һәр чарада катнашырга атлыгып тора иде бит алар. Әнвәр белән...

Хикмәт шунда - бергә укучы өч малай: Әнвәр Ганиев, Илдар Фәхретдинов, Алмаз Хәмәтҗановлар быел гына Казан Федераль университет каршында оешкан IT-лицей-интернатына укырга кергәннәр икән.
Бу лицей Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ачыла.
-Безнең балалар иң яхшылардан булырга тиеш. "Иннополис" программасын тормышка ашырып, республикада IT-класстеры төзү максатында шушы лицейны булдырдык. Хәзер илебезнең киләчәген формалаштыру өчен биредә уңай шартлар тудыру - иң мөһиме, - диде ул лицейны ачу тантанасында һәм уку йортына җиһазлар алу өчен 45,5 миллион сумлык сертификат бүләк итте.
IT-лицей - махсуслашкан гыйльми уку бүлекчәсе. Ул Универсиада авылында урнашкан һәм 300 укучыга исәпләнгән. Уку биналары үзара тоташкан. Быел 7-8 сыйныфларга 144 ир бала сайлап алынган. Кукмарадан Илдар, Алмазның бүген шунда укып яткан көннәре. Ә Әнвәр, конкурсны узса да, быелга укырга барырга уйламаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk