Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар эшкә дә өлгер ул

Кукмара кызы Зөһрә Гаптрәүпова белән моннан өч ел элек Эчке Эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе уздырган "Ышаныч һәм иминлек" республика конкурсының йомгаклау тантанасында танышкан идек. Юлда имин булуны ассызыклаган, "Сезне яраталар һәм көтәләр" дигән исем астында ясалган баннеры беренчелеккә лаек булды аның. Зөһрә иҗат иткән плакатны бүгенге көндә дә...


-Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Дәфтәрләргә генә түгел, хәтта диварларга да рәсемнәр төшерә идем. Сәләтемне күргән әнием мине балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегенә укырга бирде. Ул вакытта Кукмара 2нче урта мәктәбенең өченче сыйныфында укый идем. Биредә исә беренчегә алдылар. Мине таләпчән, шул ук вакытта бала җанлы, һәркемгә шәхсән якын килә белә торган, үз эшләренең осталары булган Рада һәм Расых Салаховлар каршы алды. Алар миңа рәсем сәнгате дөньясына юл күрсәтүчеләр булдылар. Бүгенге көндә университетта да минем укытучыларым алар. Остазларыма булган рәхмәтем чиксез,- ди ул.
Зөһрә, мәктәп елларында ук күптөрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала килде. 2007 елда аның компьютер графикасына нигезләнеп ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Бу исә кызның сәнгать өлкәсендә ясалган беренче адымнарының берсе булгандыр, мөгаен.
-Хәзерге вакытта иҗатымның күп өлешен социаль темадагы плакатлар алып тора. "Җир һәм планета", "Шәһәрнең чиста сулышы" конкурсларында да эшләрем беренче урынны алды,- ди Зөһрә. - Уңышларымны иң элек әнием белән уртаклашам, минем өчен илһам чыганагы, көч биреп торучы ул. Шулай ук Кукмара икенче урта мәктәбе укытучылары, аеруча сыйныф җитәкчем Ирина Сергеевна, Роза Габитовналарга да рәхмәтлемен. Минем һәр уңышым өчен сөенәләр, йөрәкләре аша уздыралар алар.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе директоры Дамир Рафиков сүзләренә караганда, Зөһрә иң уңган, иң булган, тырыш укучыларның берсе була.
-Сәнгать мәктәбен республика күләмендә тәкъдир итә алды. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз, - ди ул.
Зөһрәнең иң зур уңышларының берсе - "Ел студенты - 2011" бәйгесендә катнашып, Казан Федераль университеты лауреаты дип танылуы. Җитәкчесе Рада Салахова кул астында фәнни эш яза һәм "Иҗади шәхес" номинациясендә җиңеп чыга ул. Берничә ел дәвамында җыелып, шактый калын тупланмага әйләнгән Мактау грамоталарының да конкурста ярдәме тими калмый.
Рәсем ясаудан тыш, Зөһрә журналистика белән дә мавыга. Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә укыганда "Мөстәкыйль балалар" газетасын оештырып, аның баш мөхәррире вазыйфасын алып барган иде, университетта да "Артефакт" газетасына мөхәррирлек итә ул.
-Быел "Телевизион журналистика" мәктәбен тәмамладым, - ди Зөһрә. -Бәлки, киләчәгемне телевидение белән бәйләрмен, анысын инде вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk