Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар травматизмы

Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында травмалар аеруча күп күзәтелә. Кечкенә балалар арасында көнкүреш травматизмы аеруча өстенлек алып тора. Аның сәбәпләрен өйрәнгәннән соң, күп очракта травмаларны гадәти хәл дип кенә карарга кирәк түгел дигән нәтиҗә ясалган. Чөнки алар еш кына олылар гаебе белән дә була. Кече яшьтәгеләр фатирларда, олыраклары...

Әгәр дә агу ашказаны-эчәк трактына эләгә икән, кичекмәстән агулы матдәнең организмга керүен туктатырга - укшыту китереп чыгарырга, активлашкан күмер эчертергә, янә мөмкин булганча укшытырга кирәк. Эч йомшарта торган магния яки натрия сульфаты (касторка түгел) бирергә кирәк.
Әгәр дә сөрем газы, төтен, агу аның сулыш юлларында була икән, кичекмәстән саф һавага алып чыгарга, авыз һәм борын эчләрен су белән әйбәтләп юдырырга кирәк. Сулыш алу бозылган очракта авыздан авызга яки авыздан борынга ясалма сулыш алдырырга кирәк. Агу тәнгә яки күзгә эләксә, су белән юдырырга, коры бәйләвеч куярга һәм медицина хезмәткәрен чакырырга кирәк.
Балалар күз алдында калдырылган вак предметлар да күп күңелсезлекләргә китерә. Ачык төстәге төрле төймәләр, акчалар баланы үзенә тартып тора. Олылар бала еламасын өчен хәтта аларны аның кулына да бирә. Балаларның әлеге предметларны авызына, борын, колак тишекләренә тыккан очраклары да аз түгел. Сәламәтлек өчен зур куркыныч туган мондый вакытта беренче ярдәмне һичшиксез медицина хезмәткәре генә күрсәтергә тиеш. Мәктәп яшендәге балалар еш кына түбәләрдә, агач, капка башларында, төзелеш объектларында уйнап йөриләр. Биеклектән егылып төшү төрле сынуларга, баш мие селкенүгә, эчке органнарның имгәнүенә китерергә мөмкин. Мондый зыян күрүчене тиз арада саклык белән дәвалау учреждениесенә алып килеп, квалификацияле хирургның ярдәм күрсәтүе кирәк. Балаларны һәркайда сагалап торган травмаларның исемлеген күпләп дәвам итәргә мөмкин. Әмма гаиләгезне кирәкле дарулар белән тәэмин итеп, беренче ярдәм итү күнекмәләрен өйрәнсәгез, сез инде балагызга әзме-күпме булыша аласыз. Хөрмәтле әти-әниләр, шуны да онытмагыз, физик җәрәхәтләр алудан тыш, балалар бөтен тормыш юлына эз калдырырлык психологик травмалар да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk