Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыр һәм мактаулы хезмәт

Һава шартларының нинди булуына карамастан, иңенә гәҗит-журналлар салынган авыр сумкасын аскан почтальон элек-электән һәр йортта көтеп алынган. Хәзер дә хат ташучы авыл җирлекләрендә кадерле кунак. Айлык пенсия-пособиеләрне бирүдән тыш, барлык төр түләүләрне җыя, күзләре әйле-шәйле күргән әби-бабайларның ялгышлыклары китмәсен өчен ут һәм газ күрсәткечләренә кадәр үзе карап яза, өстәвенә моң-зарларын...

Вакытлы матбугатка яздырырга, көнкүреш товарлары сатарга да кирәк бит әле...
-Почталарда йөзләгән төр хезмәт күрсәтелә. Коммуналь хезмәтләр, газ, ут, интернет, элемтә өчен түләүләрне, ЮХИДИ штрафларын кабул итүдән тыш, тизләтелгән ысул белән хатлар, посылкалар җибәрергә, бер сәгать эчендә Рәсәйнең төрле почмагына акчалар күчерергә мөмкин. Шулай ук район халкы "EMS Russian Post" экспресс почтасыннан, иминлек полисларын рәсмиләштерү, тимер юл һәм һава очкычы өчен электрон билетлар алу хезмәтеннән дә теләп файдалана. Исәп-хисап эшләренең күплеген дә әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Интернет, электроника заманы булса да, газета-журналларга язылмыйча да булмый. Экран аша түгел, ә кулга тотып гәҗит уку үзе бер ләззәт бит ул! Шунысын да билгеләп узарга кирәк - вакытлы матбугатка язылу планын быел республикада беренчеләрдән булып үтәдек. Монда барлык хезмәткәрләрнең дә өлеше зур булды, - ди Кукмара почтамты җитәкчесе Райнур Фәхриев.
Район халкының 90 проценты пенсия-пособиеләрне почтадан ала икән. Барлык төр түләүләрнең исә 70-90 проценты биредә җыйнала.
-Почта бүлекчәләреннән беркайчан кеше өзелми. Халык өчен дип тырышсак та, проблемалар да булгалап тора. Хәзерге вакытта Нур Баян урамындагы бүлекчәне саклап калу өчен тырышабыз. 1 августтан коммуналь түләүләргә өстәмә комиссия алыначак - бу да сөенечле хәбәр түгел, билгеле. Әмма һәр хезмәт килешү нигезендә башкарылганлыктан, башка чарабыз калмый. Почтальоннарга кытлык булу да бераз кыенлыклар тудыра, - ди Райнур Мәгъсүм улы. - Коллектив бердәм, дус булганда авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Озак еллар буена үз хезмәтләренә тугры булган почта бүлекчәләренең җитәкчеләрен атап үтәсе килә. Болар: Венера Гатина (Кукмара-1 бүлекчәсе), Нәзирә Вәлиуллина (Березняк), Алсу Әхмәтшина (Зур Кукмара), Рабига Сәлихова (Зур Сәрдек), Лилия Ганиева (Байлангар), Рашидә Хөснетдинова (Күкшел), Миннезифа Хәсәнова (Лубян), Алевтина Матвеева (Поч.Сутер), Галина Филиппова (Югары Чура), Алевтина Данилова (Иске Юмья), Светлана Михайлова (Нырья), Гөлсирә Шәрәфетдинова (Түбән Өскебаш), Нина Васильева (Урта Комар), Зилә Минһаҗева (Янил), Гөлсинә Хафизова (Дусай), Әлфия Галиуллина (почтамтта бүлек начальнигы). Әлеге хезмәткәрләрнең эшләре һәрвакыт гөрләп бара, тырыш, максатчан булганнары өчен һәркем ярата һәм хөрмәт итә аларны.
Почта хезмәткәрләренең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, саулык телибез.

Рәсемдә: Әлфия Галиуллина, Оксана Данильчук, Ләйсән Баһаманова, Анфиса Җәләлова, Райнур Фәхриев, Ләйсәния Шәрәфиева, Роза Федорова, Рузия Мозафарова, Владимир Федотов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk