Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

9 Май - Җиңү көне уңае белән Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.РӘХМӘТУЛЛИН котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары!

Бөек Җиңү залпы яңгыраганнан соң 67 ел вакыт узып китте. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган әлеге Җиңү бөтен илебез халкы - Кызыл Армия һәм Флот командирларының, сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Максат уртак иде: изге җиребезне дошманнан саклау, халкыбызның фашистлар коллыгына төшүенә юл куймау. Илебез азатлыгы өчен миллионлаган Совет гражданнары үз гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмадылар. Сугыш утыннан өтелгән җирләребезнең һәр адымы Ватан өчен шәһит киткәннәрнең каны, аналарның күз яше белән сугарылган. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез.
Хөрмәтле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәбез, кылган батырлыгыгыз, көчле ихтыярыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас. Тылда иген иккән, станок артында корал җитештергән тыл хезмәтчәннәренең үтелгән гомер юлы да батырлыкка тиң.
Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч картлык һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын, һәр туар таңның бары тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk