Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5 майда

5 майда Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, социаль ипотека программасы буенча, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү барышы буенча киңәшмә узды. ТР...

5 майда Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, социаль ипотека программасы буенча, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү барышы буенча киңәшмә узды. ТР Торак-коммуналь, төзелеш һәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның 4 маена республикада 785,7 мең квадрат метр торак төзелгән.
Республикада сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5 миллиард сум акча таләп ителә. Бүген көнгә республикада ветераннар өчен 162 йорт төзелә. Шул исәптән Кукмарада шушы көннәрдә ветераннар өчен 18 фатирлы йорт куллануга тапшырылачак. Югары Өскебаш авылында сугыш ветеранының тол хатыны өчен төзелгән шәхси йорт та хуҗасын кабул итәргә әзер. Районда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү, Ош.Юмья һәм Кукмара 3нче урта мәктәбен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Урта Комар, Вахит авылларында клуб, Олыязда урта мәктәп төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk