Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

19 май - Татарстан матбугаты көне

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан матбугаты көне уңаеннан район газетасы редакциясе коллективын һәм хәбәрчеләрне бәйрәм белән котлады. Районыбызның хөрмәтле журналистлары, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, матбугат ветераннары! Сез район газетасында туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларын даими чагылдырасыз. Электрон матбугат чаралары тормышыбызга көннән -көн күбрәк үтеп керсә дә,...

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан матбугаты көне уңаеннан район газетасы редакциясе коллективын һәм хәбәрчеләрне бәйрәм белән котлады.

Районыбызның хөрмәтле журналистлары, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, матбугат ветераннары! Сез район газетасында туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларын даими чагылдырасыз. Электрон матбугат чаралары тормышыбызга көннән -көн күбрәк үтеп керсә дә, районда басма матбугатның роле кимемәвенә зур көч куясыз, - диелә котлауда. - Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яктан үлчәнгән, дөрес булуы зарур, шуңа күрә сездән һөнәри осталык, гыйлемле булу, тормышны белү таләп ителә. Мактаулы һәм гаять җаваплы хезмәтегездә хәзерге заман матбугаты тенденцияләрен яхшы тоемлап, укучы психологиясен белеп, яңача таләпләрне үтәп, үз өстегездә даими эшләгез, һөнәри осталыкка ирешегез. Сезгә күңел көрлеге, иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.

фото: http://kukmor.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы котлау матбугат көне

erid: 2VtzqxWHLUk