Язылу

24.05.2016 15:02 Принтерга

Язылу

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу бара. “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”)  газетасы редакциясе дә үзенең 8 мең укучысы белән ике арадагы элемтәләр өзелмәс дип ышанып кала. Бу подписка чорында да әбүнәчеләребезне күңелле чаралар: газета укучылар белән очрашулар, төрле конкурслар, сораштырулар үткәрү, атна саен газетага язылучылар арасында призлар уйнату, бәйрәм бүләкләре көтә. Подписка төгәлләнгәч, иң бәхетле әбүнәчеләребез кыйммәтле призларга ия булачаклар. Без дә үз чиратыбызда сездән эчтәлекле хатлар, яңа тәкъдимнәр көтеп калабыз. Укучыларыбыз ярдәмендә генә һәр буын вәкилләре өчен кызыклы газета чыгара алачакбыз.

“Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газеталарына язылу ярты елга - 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга – 50 сум) тәкъдим ителә.

Өйдән чыга алмаган өлкәннәргә, инвалидларга, яшь балалы әниләргә өйләренә килеп яздыру мөмкинлеге дә бар. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 2-65-59.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: « Мөхәррият Гәҗит турында »

Фикер  

 
0 #2 Раиса 2015-05-07 10:36
Мин Мөслимдә яшим. "Хезмәт даны " газетына ничек язылырга була?
Өземтә
 
 
0 #1 Гаттарова Рәйсә 2013-01-05 10:36
Мин Мөслимдә районында яшим. Хезмәт даны газетасына языла аламмы?
Өземтә
 

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту