Район прокуроры Ришат Шакиров: “Хезмәтебезгә төп бәя – халыкның ышанычы”

12 Гыйнвар 2017 | Көн темасы Принтерга

Район прокуроры Ришат Шакиров: “Хезмәтебезгә төп бәя – халыкның ышанычы”

Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. “Менә минем күзләрем, алар белән барысын да күреп торачакмын”, - ди Петр I аны тәкъдим иткәндә.

Прокуратураны оештырып, патша һәр эштә тәртип булу, ришвәтчелек һәм законсызлыкны тамырыннан корыту мәсьәләсен куя. Бүген, өч йөз елга якын вакыт узганнан соң да, прокуратура үзенә тапшырылган бурычны үти: гражданнарны - хокуклары бозылу, гаделсезлектән, җәмгыять һәм дәүләтне исә закон таләпләрен санга сукмаучы, намуссыз кешеләрдән саклый.

Бүген прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм уңаеннан район прокуроры Ришат Шакировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

1. Ришат Наилевич, үткән елгы эш нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

-Мин гражданнарның хокукларын яклый һәм районда законнар үтәлешен югары дәрәҗәдә тота алуыбыз белән горурланам. 2016 елда социаль, икътисадый, җинаять-суд эшләрен башкару өлкәсендә 700дән артык закон бозу очрагына чик куелды. Боларның һәммәсе артында кеше язмышлары торуын да онытмаска кирәк. Район халкы арасында безгә ярдәм сорап килүчеләр шактый. Узган ел хокуклары бозылу белән бәйле 406 кеше мөрәҗәгать итте. Урам юллары пычрак, дәваханәләрдә озын чиратлар дип зарланучылар һәм башка шәхси проблемалары булганнарны да теләп кабул итәбез, ярдәм итәргә тырышабыз. Алга таба да халыкның безгә ышанычын югары дәрәҗәдә тоту өчен омтылачакбыз.

2. Халыктан иң еш кабул ителә торган мөрәҗәгатьләргә килсәк...

-Хезмәт хакларын үзвакытында түләмәгән намуссыз җитәкчеләргә карата чаралар күрдек. Чөнки һәр кеше үз хезмәте өчен вакытында һәм тиешенчә эш хакы алырга тиеш. Нәтиҗәдә, район предприятиеләренең 4 миллион сумнан артык әҗәте ияләренә тапшырылды.

Без социаль яктан яклаучысыз калган гражданнар, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга да зур игътибар бирәбез. Әйтик, бер пенсионер Зур Кукмара авылындагы юлның транспорт күп йөри торган урынында җәяүлеләр юлы булмаудан зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Тикшерү барышында авылның Ленин урамында - мәчет янында, җәяүле юлы ясалмаганлыгы, әлеге урынның кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен куркыныч тудыруы ачыкланды. Кимчелекне бетерү турындагы гариза судка җибәрелде. Мәсьәлә уңай хәл ителде. 

ОСАГО килешүләре төзегәндә иминиятләү оешмалары берара халыкка өстәмә хезмәтләрне дә көчләп такты. Мондый очракларга карата без катгый һәм принципиаль рәвештә чара күрәбез. Бер райондашыбыз: “Тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштермәгән килеш миңа ОСАГО полисы бирүдән баш тарттылар”, - дип мөрәҗәгать итте. Прокуратура кичекмәстән иминият компаниясе җитәкчесенә карата административ эш кузгатты. Алга таба хокук бозучы 20 мең сум штрафка тартылды. Прокуратура катнашыннан соң гына кукмаралы ОСАГО полисын өстәмә хезмәтләрсез рәсмиләштерә алды. Район халкын мондый төр тәртип бозулар белән килешмәскә, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә чакырам. Без исә берәүнең дә гозерен игътибарсыз калдырмыйбыз. 

Ветераннар һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау да безнең өчен өстенлекле, аерым контрольгә алынган мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2016 елның апрелендә прокуратурага Кукмарада яшәүче сугыш ветераны Иван Васильев мөрәҗәгать итеп, үзенең тормыш шартларыннан канәгать булмавын сөйләде. Без аның фатирында булып, чыннан да, ремонт кирәк булуын күрдек. Район Башкарма комитеты һәм җирле идарә җитәкчеләре алдына ветеранга ярдәм күрсәтү өчен чаралар табу бурычын куйдык. Нәтиҗәдә, ветеранның торагына ремонт үткәрелде. Рәхмәт сүзләре белән кабат безгә килгән Иван Павловичка бәйрәм уңаеннан азык-төлек пакеты да тапшырдык.

3. Экстремистлык һәм террорлыкны кисәтү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла?

-Җәмгыять өчен куркыныч тудыручы әлеге күренешләр Азия, Көнбатыш Европа, Америкада гына түгел, безнең районны да читләп үтмәде. 1999 елда район территориясендә газүткәргеч шартлау һәм Кукмара кешесенең Сүриядә канунсыз кораллы көчләр әгъзасы булып торуы да моңа мисал. Террорчылар белән бәйләнеше булган әлеге ир-ат суд тарафыннан озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.

Вакытлы матбугат, радио-телевидение, интернет челтәрендәге яңалыкларга күз салсаң, һәрберсендә диярлек террорлык һәм экстремистлык белән бәйле хәбәрләргә юлыкмый калмыйсың. Без укучыларны, яшьләрне явыз бәндәләр тозагына эләгүдән саклап калырга, алар белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барырга тиеш. Мин үзем районның һәр мәктәбендә диярлек булып, укучылар һәм укытучылар белән аралаштым, яшүсмерләрнең ДАИШ (Россиядә тыелган төркем) террорлык төркеменә җәлеп ителү куркынычы булуына басым ясадым. Имамнар белән очрашу вакытында да бүгенге көн проблемалары, алардан чыгу юллары турында сөйләштек.

Бу мәсьәлә районның һәр кешесе өчен дә мөһим булырга тиеш, бәла-каза килеп чыгуга юл куймау өчен уяулык һәм сизгерлекне арттырырга кирәк. 

4. Коррупция дигән заман чире дә тормышыбызга үтеп керде бит әле...

-Прокуратурада коррупциягә каршы тору юнәлешендә дә күп эшләнә. Хокук бозуларны ачыклау өчен системалы рәвештә тикшерүләр уздырыла. Законсыз рәвештә үзенә премияләр язу юлы белән предприятие акчаларын үзләштергән бер муниципаль оешма җитәкчесенә карата безнең тикшерү нәтиҗәләре буенча эчке эшләр бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

5. Прокуратуга хас сыйфатлар: халыкка һәм җәмгыятькә ачык булу дигән фикер белән килешәсезме?

-Әлбәттә, килешәм. Массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә эшлибез, радио аша чыгышлар ясыйбыз, район газетасында, интернет сайтларында үзебезнең язмаларны тәкъдим итәбез. Һәркем прокуратура сайтына кереп, андагы яңалыклар һәм безнең тарафтан күрелгән чаралар турындагы мәгълүматлар белән танышып бара ала. Инстаграммда үз аккаунтыбызны булдырганлыктан, хәзер халыкка тагын да якынрак булачакбыз.

Узып киткән ел шактый катлаулы булса да, коллективның тырышлыгы белән хезмәтебездә уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык. Күпчелек уңышларыбыз, әлбәттә, суд, эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты, шулай ук районның башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә дә ирешелде.

Коллегаларымны һөнәри бәйрәмнәре, райондашларны Яңа ел белән котлыйм, иминлек, күңел көрлеге, гаилә җылысы, сәламәтлек телим.

 

 


Әңгәмәне Алсу ИДРИСОВА үткэрде


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту