Гәҗит турында

24.09.2012 15:07 Принтерга

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газеталары 1930 елның 14 сентябреннән чыга. Газетаның бай тарихы, кызыклы, үзенчәлекле традицияләре бар. 1930 елның 10 августында Кукмара районы оешкач типография ачыла. Бу вакытта район газетасы редакциясе коллективын туплау, аның матди базасын булдыру эшләре бара. Шул ук елның 14 сентябрендә “Колхозчы” исеме белән район газетасының 1нче саны чыга. Аның редакторы булып Сәмигулла Кәримуллин эшли. Ул Бөек Ватан сугышында, Матросов батырлыгын кабатлап, һәлак була.
Колхозлар оешып алар ныгый төшкәч газета “Колхоз, алга” исеме белән чыга башлый. Ул елларда газетаның редакторы булып Ф.Төхвәтуллин, Г.Хәмидуллиннар эшлиләр. Аннан соң газета төрле елларда “Большевик”, “Кызыл Кукмара”, “Коммунизм таңы” исемнәре белән чыгарыла. Газетаның редакторлары булып М.Мөхәммәтов, Г.Галиуллин, Г.Гаянов, Ә.Хуҗиев, Я.Гайнуллин, М.Галиева, В.Кормильцев, Ш.Нигъмәтуллиннар эшлиләр.
 
1965 елның 14 апреленнән район газетасы “Хезмәт даны” исеме белән чыга башлый. Аңа 21 ел дәвамында хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әхмәт Минһаҗ улы Фәтхуллин җитәкчелек итә. Аннан соң шактый еллар Мирзәхмәт Габделхак улы Идрисов редакторлык итте. Соңгы 15 ел дәвамында газетаның баш мөхәррире булып Расим Газиз улы Ризванов эшли. 2011 елның ноябреннән газетаның баш мөхәррире булып  Гөлгенә Мөдәрис кызы Шәрипова эшли башлады.
 
Газетада озак еллар эшләгән журналистлар - сугыш ветераннары Сергей Васильев, Габделхәй Камалетдинов, Садрый Минһаҗев, Шәрифулла Нигъмәтуллин, шулай ук Ярмөхәммәт Гайнуллин, Мәрьям Галиева, Нур Идрисов, Надирә Маняпова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурулла Шәрифуллин, Рузилә Закирова, Хафиз Тимербаевларның традицияләрен Әнәс Әхмәдиев, Рәшит Минлегалиев, Фаил Зәйнуллин, Лилия Нургалиева, Азат Сабитов, Гөлҗофар Миннеханова, Алсу Идрисова, Гөлназ Галимҗанова кебек тәҗрибәле журналистлар дәвам итә.
 
“Хезмәт даны” газетасы бүген яңа технологияләр кулланып, 6928 данәдә таратыла. Газетаның бай эчтәлекле, матур эшләнештә чыгуына хезмәткәрләр Гөлфия һәм Лилия Иванова, Валентина Мамаева, Лариса Малова, Эльвира Әскәрова, Гөлия Тимергалиева, Марат Бариев, Ленар Шәйдуллин, Светлана Афанасьева, Дания Миннемуллина, Алсу Гатауллина, Ризилә Корбанова, Розалия Ризванова, Руслан Минемуллин, Ифтария Вәлиуллина, Ришат Гарифуллин зур өлеш кертәләр.
 
Газета киң җәмәгатьчелеккә танып чыгарыла. Хәбәрчеләр белән эшләүгә игътибарны арттыра бара.
Район газетасы каршында 1970 елдан бирле “Салават күпере” иҗат берләшмәсе эшли. Бүген республика күләм танылган язучылар Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Рәниф Шәрипов, Рәшит Бәшәр, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүдиләр нәкъ менә шушы берләшмәдән олы иҗатка юл алдылар.
 
Район типографиясенең матди-техник базасы да ныгый бара. Хәзер полиграфия продукциясе заманча техника кулланып җитештерелә. Типографиягә 40 ел инде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Хәсән улы Кәрәмов җитәкчелек итә. Тәҗрибәле эшче-хезмәткәрләр Клара Шәфигуллина, Анна Иванова, Лидия Федорова, Рөстәм Карамов, Эльмира Карамова районның полиграфия продукциясенә булган ихтыяҗын тулы канәгатьләндерәләр.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: « Язылу Элемтә өчен »

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту