Шигърият
Шигърият

  • Каен яшәр гел яшь

    Каен яшәр гел яшь

    Сугыш беткән көнне

    Истәлеккә билге –

    Яшь бер Каен кызы

    Килен булып килде.

    Ул бакчада инде.

     

    Күчердем мин аны

    Урман үскән төштән.

    Шул көннән соң, әнә,

    Күр нинди зур үскән...

    Утыз бер ел...

    Укылган:63 тапкыр 0
    12.03.2017 10:00 Шигърият
  • Язның беренче бәйрәме 8 Март белән!

    Язның беренче бәйрәме 8 Март белән! (Хөрмәтле хатын-кызларыбызга)   Язның беренче бәйрәмен Сигезенче март диләр. Бу канунны үзгәртмичә  Безгә яшәү шарт диләр. Чөнки шушы язгы бәйрәм Бик күп шатлык китерә. Кояш көлә - карлар...
    Укылган:72 тапкыр 0
    08.03.2017 07:00 Шигърият
  • Кыш (этюд)

    Кыш (этюд)

    Кыш үзенең кар-юрганын

    Япкан җирнең өстенә.

    Күр син агач ботакларын

    Бәс кенә,  көмеш кенә.

     

    Энҗе ботак – толымнарга

    Ялгыш кагылып китсәң,

    Җем-җем итеп йолдызчыклар

    Коела башлый өстән.

    1978

    Укылган:74 тапкыр 0
    04.03.2017 13:00 Шигърият
  • Сиңа кайтсам

    Сиңа кайтсам

    Яшьлегемнең матур хатирәсен

    Синнән эзлим, туган төбәгем.

    Күпкә китмәсәм дә, һаман сиңа

    Кайтам,  диеп йөргән көннәрем.

     

    Әй, туган як!

               Тулы тормышымның

    Моң-шатлыкка иң бай җыры...

    Укылган:127 тапкыр 0
    26.02.2017 12:00 Шигърият
  • Китә белми

    Китә белми

    Сокланам мин табигатькә,

    Яшәрә ул елга бер.

    Картлык кына әрсезләнә,

    Китә белми, килсә бер.

    1970

    Укылган:107 тапкыр 0
    25.02.2017 21:00 Шигърият
  • Ап-ак бәхетем бугай син

    Ап-ак бәхетем бугай син

    Причалыма туктадың син

    Күтәреп ак җилкәнең.

    Бәхетемне эзли идем,

    Әллә синме көткәнем?

     

    Килдеңме шатлык, сафлыкка

    Төрергә иртәләрем?

    ...Тик син беренчесе түгел

    Тукталган җилкәннәрнең.

     

    Алсу җилкәннәр дә...

    Укылган:153 тапкыр 0
    24.02.2017 13:00 Шигърият
<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 20