Артроздан дәва – намаз

12 Гыйнвар 2017 | Җәмгыять Принтерга

Артроздан дәва – намаз

Вакытлар узып алга барган саен, гомер буе җыелып килгән авыру-сырхаулар үзләрен сиздерә башлыйлар икән. Шуңа берәр дустыңны очратуга, сәламәтлек мәсьәләләренә кагылмыйча калмыйсың. Бу юлы да шулай булды. Дустым аяк-тез авыртуына зарланып алды: “Иртән торуга - йөреп китеп, утырсаң - торып китеп булмый, берәр ерак булмаган җиргә  җәяүләп барып кайтыйм дисәң – зур мәшәкать. Ул гынамы,  буыннар авыртуы җәфалый”. Бу авыру медицина телендә “буыннар артрозы” дип йөртелә.

Минем үземдә бу авыру 1997 елдан сиздерә башлады, профессиональ төзүче буларак моның сәбәбе  язын-көзен аяктан резина итекләр төшмәве, гел аяк өстендә  эшләү белән бәйле дип нәтиҗә ясарга булыр иде (III стадия артроз бик җитди авыру), ә бит дус кешенең гомере җылыда, гомумән, җитәкче буларак, кабинетта узган, аңа кайдан килгән диген бу артроз?

Кабинетына ишек шакып килеп керүемә, урыныннан җәһәт кенә торып каршыларга иде исәбе, әлеге дә баягы артроз шып итеп кире утыртты аны. Минем килүемне кабинеты тәрәзәсеннән күзәтеп торган икән, хәл сорашып алуга беренче соравы – кайда, ничек, нәрсә белән “төзәттең” бу артрозыңны булды. Ул игътибар иткән икән: минем кулда таянып йөри торган таяк та юк, йөрү рәвеше дә Аллага шөкер. Дус-яшьтәшкә нәрсәдән дәва табуымны сөйләргә булдым.

Елның-елында шифаханә дисеңме, төрле клиникалар, табиблар, күрәзәче-өшкерүләр - берсе дә калмады. Зур тәҗрибәле табиб-хирург: “Акча туздырып йөрмә. Бу авырудан тез буыннарыңны ясалма протезларга алмаштырмыйча котыла алмыйсың, анысының да уңышлы булуы синең яшеңдә 50гә 50 процент”, - диде. Кая инде андый операцияләргә шушы яшьтә риза булу.

Ике аякта да артрозның III стадиясе белән килешеп, аксаклап йөргәндә, Аллаһының рәхмәтедер инде, ул вакытта Туеш мәхәлләсе мәчете имамы вазыйфасын башкарган, инде күптән 90 яшен ваклаган Васыйл хәзрәт белән очрашырга насыйп булды. Хәлләрне сорашып, сөйләшеп киттек. Мин дә азрак зарланып алганмындыр, мөгаен. Ул миңа туры карады да, бик ышанычлы итеп: “Син теләсә кайдан дәва эзләп йөрмә, бу авыруның дәвасы бердәнбер: ул - намаз, - диде. - Намазга бас, сиңа Раббыбыз Аллаһы Тәгалә сихәтен бирер”. Бу нәсыйхәтне үтәү гаять зур ихтыяр көче таләп итә иде.

Язманы тулысынча “Хезмәт даны” газетасында укый аласыз.


Мәкъсүт, Туеш


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту