Юл фаҗигасендә кешеләргә зыян килмәгәндә шоферлар евроберкетмә төзи ала

12.01.2017 10:15 | ЮХИДИ хәбәр итә Принтерга

Юл фаҗигасендә кешеләргә зыян килмәгәндә шоферлар евроберкетмә төзи ала

Евроберкетмә системасы шоферларга юл-транспорт һәлакәтләрен ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка гына рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Бәхетсезлек очрагында кешеләргә зыян килмәгәндә машина йөртүчеләр, үзара уртак фикергә килеп, евроберкетмә төзи ала. Автомобиль йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО полисы булу мәҗбүри. Евроберкетмә төзегәндә һәлакәтнең кайсы урам, йорт яисә юл билгесе янында булуын күрсәтеп, схемасын ясарга, ике шофер да схемага кул куярга, аннан соң материалларны полициянең дежур частенә яисә ЮХИДИгә тапшырырга кирәк. Россиядә евроберкетмә буенча килгән зыян суммасы 50 мең сумнан артмаска тиеш.

Юл фаҗигасе хакында хәбәр алынганнан соң, ЮХИДИ инспекторы иң элек һәлакәттә ничә транспорт катнашуы, автомобильләрнең иминиятләнүе, зыян күрүчеләрнең булу-булмавы, ике арада үзара килешү хакында ачыклый. Әгәр бар да тәртиптә икән, инспектор юл-трансорт һәлакәте турындагы документларны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә тәкъдим итә.

Бәхетсезлек очрагына юлыккан шоферлар арасында ике яклы фикер булып, евроберкетмә төзүдән баш тартсалар, якындагы патруль-пост хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Һәлакәт урыныннан китәргә туры килгән очракта фаҗигагә юлыккан транспортларның торышын, якын-тирәдәге юл билгеләрен, эзләрне, зыян китерүгә кагылышы булган предметларны фото яисә видео язмага төшереп алырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында аварияләрне теркәү тәртибе интерактив режимда өйрәтелгән, моның өчен   www.gibdd.ru/assistant/dtp бүлегенә керергә кирәк.

Ранил ГЫЙНИЯТУЛЛИН, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы

фото: http://www.novgorodauto.ru

 

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту