Кашафетдинова Венера Мәкъсүд кызының 50 яшьлек юбилее

11 Гыйнвар 2017 | Котлыйбыз! Принтерга

Кашафетдинова Венера Мәкъсүд кызының 50 яшьлек юбилее

Аш-Буҗи авылында яшәүче якын  кешебез Кашафетдинова Венера Мәкъсүд кызының 50 яшьлек юбилее.
Киң күңелле, сабыр холыклы апабыз! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең озынын, бәхетнең олысын, гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, тән тазалыгы телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, туганнарыгыз белән бәхетле мизгелләрне уртаклашып яшәргә язсын.
Җизнәбез Раиф белән ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алуыгыз, безгә кылган яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылганнарың – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Мәкъсүд, энеләрең Фирдүс һәм Фәннур гаиләләре.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту