Әпсәләмова Саҗидә Ясәви кызының олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

11.01.2017 08:30 | Котлыйбыз! Принтерга

Әпсәләмова Саҗидә Ясәви кызының олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Түбән Үрәс авылында яшәүче кадерле әниебез Әпсәләмова Саҗидә Ясәви кызын олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп тордың. Хәзер инде оныкларың өчен янып яшисең. Кадерлебез, сабырлыгың, киң күңеллелегең, безне һәрчак аңлавың өчен ихластан рәхмәт сиңа. Тормышыбызга ямь өстәп, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми тигезлектә яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, оныкларың.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту