Көн темасы

Яңалыклар

Татарстанда
Башкортстанда интерактив "Умартачылык музее" барлыкка киләчәк
Экспозицияне бизәү өчен җирле халыктан умартачылыкка караган уникаль экспонатлар кабул ителә.
17:13 28.02.2017
Ык буе Сабан туе 14 район халкын берләштерәчәк
Әлеге проектны Башкортстандагы татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән.
17:07 28.02.2017
Рөстәм Миңнеханов: “Санация мәсьәләсе бик мөһим”
Татарстан Президенты белдергәнчә, ТАИФтан кала банк санациясенә башка структуралар да дәгъва белдергән.
16:40 28.02.2017
Марс Тукаев: Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе елдан-ел популярлаша бара
Быел уртаәләзәнлеләр Бөтенроссия авыл Сабан туен июльдә уздырачак.
16:30 28.02.2017
Россиялеләрнең 78 проценты мохтаҗ кешеләргә азык-төлек карточкасы кертүне хуплый
31 процент респондент азык-төлек карталарын алуга исәп тотуларын, сораштыручыларның тагын 26 проценты аларның үзләренә бик кирәк дип белдергән.
16:08 28.02.2017
Ватанны саклаучылар көнен августка күчерергә мөмкиннәр
Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасында чыктылар.
15:50 28.02.2017
Һава торышы начараю сәбәпле гражданнарга ерак юлга чыкмаска киңәш ителә
Машина йөртүчеләргә юлда узышу, алда барган автомобильне куу кебек маневрлар белән сак булырга кирәк.
15:45 28.02.2017
Татарстанда җитәкче урыннарда хатын-кызларга караганда ир-атлар күбрәк
Топ-менеджментның 73 процент тирәсе – ир-атлар, бары 23 проценты – хатын-кызлар.
15:29 28.02.2017
Туфан Миңнуллинның Шүрәлеләр турындагы пьесасы башкорт телендә куелганга - ун ел
"Җанкисәккәем" спектакле Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында егерме елдан артык бара.
15:24 28.02.2017
XVII Федераль Сабан туе үтәчәк көн тәгаенләнде
Быел милли бәйрәмне үткәрү хокукы Әстерханга бирелде.
15:11 28.02.2017
Апас кызы Илүзә Гәрәева Бөтенроссия “Кайнар йөрәкләр“ бәйгесенә тәкъдим ителде
Аңа күкрәк билгесе һәм кыйммәтле бүләк – планшет тапшырылды.
15:00 28.02.2017
Чаллыда «КАМАЗ» заводында эшче үлеме буенча тикшерү бара
Погрузчик руле артындагы хатын-кыз алда йөк булу сәбәпле зыян күрүчене күрмәгән.
14:35 28.02.2017
Альбина Әпсәләмова музыкаль-әдәби кичәдә серләре белән уртаклашачак
М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында 3 март көнне Альбина Әпсәләмовага багышланган музыкаль- шигъри кичә узачак.
14:10 28.02.2017
Бөтендөнья Татар конгрессы съезды узачак көн мәгълүм булды
Быел ул 6 нчы тапкыр үткәреләчәк.
13:49 28.02.2017
Бер әнинең өч кызы - "Сөембикә" журналы
Әтиләре Шәфыйкны эшкә Кемерово шәһәренә җибәрәләр – Себер җирендә Нотфуллиннар шулай төпләнә.
13:32 28.02.2017
Россия ятимнәрен балалыкка алучы чит ил кешеләре саны өч тапкырга кимегән
Узган ел Россия судлары уллыкка алу турында 13,5 мең карар кабул итәләр, шуларның 430ы — чит ил гражданнары уллыкка алу турында булган.
13:20 28.02.2017
Голодец вузларның кайчан үз базасында мәктәп сыйныфларын булдырачагын әйтте
Россия югары уку йортлары 2018 елдан башлап, үз базасында мәктәп сыйныфларын ача алачагын вице-премьер Ольга Голодец Сочида форумда җиткерде.
13:01 28.02.2017
Казанда зыянсыз Интернет «дәресе» булачак
2 март көнне Казан Кремлендә урнашкан «Манеж» күргәзмәләр залында «Балалар Интернетта» дигән күргәзмә ачыла.
12:45 28.02.2017
Татарстанда “Хәтер вахтасы” ачылды
Мәңгелек утка чәчәкләр кую алдыннан яшьләр агитбригадасы бөтен республиканы урап чыккан.
12:30 28.02.2017
Әрмәнстанның көньягында җир тетрәү булган
Җир тетрәү Капан (5 балл), Горис һәм Каджаран (4-5 балл) шәһәрләрендә сизелгән. Зыян күкрүчеләр һәм җимерекләр турында хәбәр ителми.
12:15 28.02.2017
Әтнәдә “Батырлык дәресләре” үткәрелде
13-23 февраль көннәрендә узган акция барышында ветеран полицейскийлар белән очрашулар, полиция хезмәткәрләре катнашында кичәләр үткәрелә.
12:00 28.02.2017
Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» заводында йөк төягеч хатын-кызны таптаткан
Хатын-кыз Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә үлгән.
11:39 28.02.2017
Әтинең тавыклары да җырлый аның – журналист Камил Сәгъдәтшин турында кызы Диләрә
Кичә Тукай клубында журналист һәм шагыйрь Камил Сәгъдәтшинны хезмәттәшләре, якташлары һәм бу тормышта үз урыннарын тапкан балалары котлады.
11:23 28.02.2017
Пилотсыз "КАМАЗ"лар үсеше өчен 2017 елда 400 млн сумлап акча тоту ниятләнә
Стратегик тәкъдимнәр агентлыгында пилотсызлар базарын формалаштыру буенча махсус төркем төзелгән.
11:15 28.02.2017
Камил Сәгъдәтшин бодай белән борайны аера белгән журналист – Марсель Галиев
Тукай клубында шагыйрь-журналист, "Ватаным Татарстан" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Камил Сәгъдәтшинның иҗат кичәсе үтте.
10:47 28.02.2017
Балык Бистәсе районында булган юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булган
Җиңел машина йөртүче юлда йокыга киткән.
10:27 28.02.2017
"Татарстан китап нәшрияты" Казанда узачак “Россия китаплары” ярминкәсендә катнаша
Быел ул 2-4 мартта Казанда беренче тапкыр үтәчәк һәм халыкара “Россия мәгарифе” конкурсы кысаларында узачак.
10:11 28.02.2017
Рөстәм Миңнеханов Россия инвестиция форумында катнашу өчен Сочига килде
Татарстан Президенты Дмитрий Медведевнең «Төбәкләр кереме, аларның салым базасы белән тәэмин ителеше» киңәшмәсендә катнаша.
09:53 28.02.2017