Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш 73 шофер тоткарланган

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 18 шоферга җинаять эше кузгатылды

- Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, биш ай эчендә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 73 шофер ачыкланган. Димәк, кайберәүләр һаман да законның катгый таләпләренә бармак аша карый...

- Штраф күләмнәренең саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә бит, диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, - Шуңа да без андыйларны ачыклау өчен аеруча зур тырышлык куябыз.

Билгеле булганча, беренче тапкыр исерек хәлдә тоткарланучыларның 1,5-2 елга кадәр йөртү таныклыкларын алалар һәм 30 мең сум штраф салалар. Ә инде транспорт йөртүче бер ел эчендә исерткеч эчемлекләр кулланган өчен икенче тапкыр тоткарланса, аңа карата җинаять эше ачыла, һәм суд карары буенча ул җаваплылыкка тартыла. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 18 шоферга җинаять эше кузгатылды. Шуларның өчесен суд ирекләреннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X