Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада автоинспекторлар автомобильләрнең каралтылган тәрәзәсе буенча рейд уздырды

Рейд нәтиҗәләре буенча Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның бер очрагы ачыкланды.

Кукмарада автоинспекторлар автомобильләрнең каралтылган тәрәзәсе буенча рейд уздырды. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

«5 ноябрьдә 13.00-16.00 сәгатьләрдә ЮХИДИ инспекторлары рейд уздырды. Әлеге чара тиешле кагыйдәләрне бозып, автомобильләренең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләрен кара пленка белән каплаган шоферларны ачыклау максатында оештырылды», - дип хәбәр иттеләр бүлекчәдә.

Рейд барышында Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның бер очрагы ачыкланды.

ЮХИДИ искәртүенчә, автомобильнең алгы, алгы ян-як тәрәзәләрен каралткан өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, шофер урында ук машинасын тиешле тәртипкә китерергә тиеш. Кабатланган очракта, мең сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яный.

Фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X