Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юллар тәртип ярата: Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Быелның алты аенда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә төрле хокук бозулар өчен 4620 административ беркетмә төзелгән (узган елның шул ук чорында — 4397).

3 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешуга 90 ел тула. Тугыз дистә ел дәвамында әлеге хезмәт юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юлларда тәртип саклау буенча мөһим бурычларны үти.

Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә бүлекчәдә 9 хезмәткәр эшли.

— Автоинспекторлар юллардагы хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен зур көч куя. Алар тәүлек әйләнәсе юлларда кизү тора, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген кайгырта, профилактик чаралар үткәрә. Юл-патруль хезмәтендәме, транспортны теркәү бүлегендәме яисә административ практикада эшләүчеме — кайсын гына алсак та, һәркайсының хезмәте җитди һәм җаваплы. Бүлекчәдә көн саен 30-35 кеше кабул ителә: транспорт чаралары теркәлә яисә исәптән төшерелә, автобусларга техник күзәтү үткәрелә, куркыныч йөк ташучы автомобильләр тикшерелә һәм тиешле рөхсәт кәгазьләре бирелә. Хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, уяулыгы һәм җаваплылыгы меңләгән кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итә, — ди Фирдүс Каниф улы. — Районыбызның 31 белем бирү учреждениесендә юлның яшь инспекторлары төркемнәре эшли. Инспекторлар алар белән бергә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле акцияләр, рейдлар үткәрә, район халкына кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңлата.

Быелның алты аенда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә төрле хокук бозулар өчен 4620 административ беркетмә төзелгән (узган елның шул ук чорында — 4397). Шулай ук 7 җинаять эше ачылган.

— Бүгенге көнгә кадәр зыян күрүчеләр белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәткә китерүче төп сәбәпләр булып, тизлек режимын сакламау, юлның каршы як полосасына чыгу һәм җәяүлеләрнең кагыйдәләрне санга сукмавы тора, — ди район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе. — Хезмәт вакытында куркыныч маневрлар ясаучылар һәм иминлек каешларын кулланмаучылар да читтә калмый. Моннан тыш, җәяүлеләр белән дә аңлату эшләре алып барыла. Чөнки юл-транспорт һәлакәтләренең бер өлеше нәкъ менә аларның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар куллану, билгеләнгән урыннарда гына юлны чыгу кебек кагыйдәләрне үтәү аеруча мөһим.

Фирдүс Фәхретдинов райондашларны юлларда һәрчак игътибарлы һәм җаваплы булырга чакырды:

— Юл хәрәкәте иминлеге — уртак җаваплылык. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә фаҗигаләрне кисәтеп була. Һәркем үзенең генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең дә гомере өчен җаваплы икәнен онытмасын иде.

Фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев