Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фото: “Тоннель” операциясе барышында 60ка якын автомобиль тикшерелгән

    21 декабрьдә, көндезге сәгать 9.00дән сәгать 11.00гә кадәр Кукмара-Нократ Аланы юлында (Кәчимир авылы) ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары белән берлектә "Тоннель" операциясе үткәрелде.

    Рейд барышында 60ка якын автомобиль тикшерелеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 14 шофер ачыкланды. Шулар арасында укылмый торган машина номеры белән - 1, баланы махсус урындыгы булмаган килеш йөртүче - 1, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән 2 шофер бар иде. Калганнарга башка төрле юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзелде. Шулай ук исерткеч эчемлекләр куллану билгеләре булган бер шофер тоткарланды.

    ЮХИДИдән хәбәр итүләренчә, мондый чаралар районда даими үткәреләчәк.


    Фото: районное ОГИБДД

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    • Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы
    • “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды
    • Кукмара районында үткән халык җыеннарында Римма Ратникова катнашты
    • Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир
    • Сез эшне ничек эзлисез?
      22 кеше тавыш бирде
    Ночной режим