Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Ялган аракыдан саклан!

Исерткеч эчемлекләр хакында сүз кузгатуга, күз алдына аягында көч-хәл белән басып торучы, телен әйләндереп ике сүз әйтә алмас хәлгә килгән, йончыган ир-ат, күз кабаклары салынган, йөзләре шешенеп беткән хатын-кызлар килеп баса. Хәмер белән дуслашучылар аеруча күбәйде бит хәзер: урта буын гына түгел, яшьләр дә үзләренең кайгы-хәсрәтен, шатлыгын рәхәтләнеп аракы-сыра белән...

Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алкоголь һәм спиртлы продукциянең әйләнешен контрольдә тоту буенча 1238 тикшерү үткәрелгән. Тиешле лицензиясе булмаган килеш алкоголь продукциясен сату факты узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 1,9 тапкырга арткан. Кайбер сәүдә нокталарында аракы гына түгел, ә ялган кыйммәтле алкоголь эчемлекләре дә очрый икән. Тикшерү вакытында "оста"ларның әлеге ялган эчемлекләрне билгесез спирт кушып ясаулары ачыкланган.
Алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау юнәлешендә районда нинди эшләр башкарыла? Әлеге сорау белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең өлкән оперуполномоченные Сергей Пахомовка мөрәҗәгать иттек.
-Агымдагы елның бүгенге көненә кадәр халыктан законсыз әйләнештә булган 46,7 литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынды, 5 административ беркетмә төзелде, 13 мең сумлык штраф язылды, РФ Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсе, 1 бүлеге буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче продукция җитештерү һәм сату) 1 җинаять эше кузгатылды, - ди ул. - 26 гыйнварда көндезге сәгать икеләрдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан Лубян авылында яшәүче М.дан тикшерү максатында спиртлы эчемлек сатып алынды. М. полиция хезмәткәрләренә үз хуҗалыгыннан спиртлы сыеклык салынган литр ярымлы пластик шешәнең 0,2 литрын 50 сумнан сатып бирде. Аңа карата РФ административ хокук бозулар Кодексының 14.2 маддәсе буенча беркетмә төзелде, М. 2 мең сум штрафка тартылды. 20 мартта сәгать кичке тугызлар тирәсендә поселокның Эшчеләр тыкрыгы урамында яшәүче Р. "KALASHNIKOV" этикеткалы ярты литрлы бер шешә спиртлы сыеклыкны йөз сумга сатты. Әлеге ханымга карата да РФ хокук бозулар Кодексының 2.8 маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелде, ул да 2 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.
Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләрне сатарга ярамаганлыгы хакында белсәләр дә, табыш артыннан "куып", күпләр законга каршы килә. "Эссен" кибетендә балигъ булмаган балага - шәраб, "Тәм-том" кибетендә - сыра, Купка авылының шәхси эшмәкәр "Гыйльметдинов" кибетендә аракы саткан өчен кибетчеләргә РФ хокук бозулар Кодексының 14.16 маддәсе, 2 бүлеге буенча өчәр мең сум штраф салынды.
3 августта районыбыздагы авылларның берсендә яшәүче Г.дан тикшерү максаты белән ялган алкоголь продукциясе сатып алынды. Ул Нократ Аланыннан алып кайткан төрле этикеткалы дүрт кап - 80 шешә ялган аракыны И.га 2400 сумга сатты. Шуннан соң ул ялган булу билгеләре күренеп торган төрле этикеткалы 12 шешә аракыны ирекле рәвештә полициягә бирде. Оператив тикшерү вакытында Г.дан 46 литр спиртлы сыеклык сатып һәм тартып алынды. Ялган аракы белән сату итүче ир-атка карата РФ Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсе, 1 бүлеге буенча җинаять эше ачылып, бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнәсез икән, аны интернет челтәрендә Татарстан республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң, алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат аласың. Шулай ук кәрәзле телефоннан 5-114-115 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Киресенчә булган очракта, продукцияне сатып алудан баш тартырга һәм кичекмәстән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79 шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk