Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда сирәк авырулы балалар өчен табибка электрон язылу ачылды

Белгечләр пациентларны билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә кабул итә.

Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсендә консультатив сырхауханәдә сирәк авыруларны күзәтү кабинетында пациентларны консультацияләү өчен электрон язылу ачылды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матубугат хезмәте хәбәр итте.

«Билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә, шулай ук орфан авыруының диагнозы инде дәлилләнгән булганда белгечләр пациентларны кабул итәләр», – диелгән әлеге хәбәрдә.

Балалар республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы консультатив сырхауханәсендә сирәк авыруларны күзәтү кабинеты сирәк патологиянең диагнозын билгеләү буенча педиатрларның, профильле белгечләрнең һәм пациентларның (аларның законлы вәкилләренең) тырышлыкларын координацияләү  максатын күз алдында тотып эшли.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X